Чаллыда 45 миллионнан артык кеше җәмәгать транспортында йөрде
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 45 миллионнан артык кеше җәмәгать транспортында йөрде

Күбесе автобусны сайлады.

Узган ел Чаллы җәмәгать транспортында 45 миллионнан артык пассажир йөртелгән. Трамвайлардан 11 миллионнан артык, ә автобсулардан 34 миллионнан артык кеше файдаланган. Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсендә мэр Наил Мәһдиев зәбәр итте һәм коллективны Автомобильчеләр  көне белән котлады. «Шәһәр транспорты» предприятиесендә 1100 дән артык кеше эшли.

«Шәһәр җәмәгать транспортын үстерү буенча зур планнарыбыз бар. Без ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән трамвай паркын яңарту буенча актив эшлибез. Автобуслар сатып алу буенча мәсьәлә хәл ителде», – диде мэр.
 


автобуслар

Нет комментариев