Җинаять эше кузгатылды.
Чаллыда яшәүче музыка укытучысына «хокук саклау органнары хезмәткәре» шалтыратып, акчасын мошенниклардан «сакларга», моның өчен запас акчаны махсус урынга куярга кирәклеген әйтә. Вакытны сузмас өчен тиз арада курьер белән очрашырга тәкъдим итә.
Хатын-кыз ризалаша һәм 16 сәгатьтә яшәгән йортының подъездына өйдәге 2,5 млн сум акчасын ир-атка тапшыра.
Аннары «полиция» хезмәткәре 70 яшьлек пенсионер белән элемтәне өзә. Бу факт буенча РФ Җинаятьләр кодексының 159 маддәсе («Мошенниклык») буенча җинаять эше кузгатылды. Зыян күрүче белән сөйләшүләр алып барылган телефон номерлары илнең төрле шәһәрләрендә теркәлгән булып чыкты.
Нет комментариев