Бүләкне РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина тапшырды.
Россия Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» партиясенең «Эшмәкәрлек» федераль партия проекты координаторы Әлфия Когогина махсус хәрби операциядәге Дмитрий Косаревның әти-әнисенә кунакка барды.
«Махсус хәрби операция зонасында егетләребез белән очрашканда, мин һәрвакыт алардан үтенечләрен кабул итәм. Еш кына алар иң якын һәм кадерле кешеләре – әти-әниләре, хатыннары, балалары турында була. «КАМАЗ» профсоюзы рәисе Илдар Шамилов белән безнең шефлык полкында хезмәт итүче Дмитрий гаиләсенә кунакка бардык. Улының үтенече буенча Владимир Анатольевич һәм Татьяна Петровнага санаторийга юлламалар бүләк иттек», – ди Когогина.
Дмитрий үзе махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычын үти. Мобилизациягә кадәр ул «ИнтерТранс-КАМАЗ» предприятиесендә машина йөртүче булып эшләгән. Хезмәттәшләре Дмитрийны җаваплы белгеч һәм сизгер остаз дип беләләр. Аның кайтуын якыннары гына түгел, хезмәттәшләре дә түземсезлек белән көтә.
Дмитрийның әти-әнисе быел бергә тормыш итүенең 47 еллыгын билгеләп үттеләр. Улы хәзер еракта булса да, һәрвакыт әти-әнисенең сәламәтлеге турында кайгырта.
Нет комментариев