Ул махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычын үти.
Якташыбыз, Тукай районы Иске Абдул авылы егете, ефрейтор Ильвир Гарфетдинов Россия Президенты Владимир Путин Указы белән «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде.
Ильвир махсус хәрби операциягә өлешчә мобилизация башлангач киткән иде. Ул бүгенгәчә шунда. Хәрби белән элемтәгә кереп хәлләрен белештек.
«Хәлләр яхшы эшлибез. Президентыбыз Указы буенча «Батырлык өчен» медале белән бүләкләндем. Ялга кайтырга җыенам», – диде якташыбыз.
Исән-сау туган якларына кайтып, якыннары белән очрашулар насыйп булсын аңа.
Фото скриншот
Нет комментариев