Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Каникулларда балалар мәктәпкә теләп йөри

«Бүген кая барабыз?» «Бүген нәрсә була?» дип кызыксынып торалар, ди лагерь җитәкчесе.

Балачакның иң күңелле, иң рәхәт мизгелләре, әлбәттә, җәй айларында. Укулар тәмам, дәрес әзерлисе юк, рәхәтләнеп ял гына ит! Ялны күңелле һәм сәламәтлек өчен файдалы итеп үткәрсәң тагын да яхшырак. Монда мәктәп яны лагерьлары ярдәмгә килә.

Шәһәрнең 77нче гимназиясендә, мәсәлән, «Салават күпере» мәктәп яны сәламәтләндерү һәм ял лагерена 170 бала йөри. Башка еллардан аермалы буларак, быел лагерьга барырга теләүчеләр саны күп булган һәм төркемнәр тиз тупланган.

– Балалар ялларын 27 майдан 25 июньгә кадәр биредә уздырачак. Алар иртәнге сигездән кичке бишкә кадәр монда. Йокы һәм уен бүлмәләре бар. Көненә өч тапкыр ашатабыз. Профильле отрядлар (математика, тарих һәм җәмгыять белеме, спорт отрядлары) бар. Моннан тыш, «Музыка», «Яшь рәссам», «Мин әйләнә-тирәне өйрәнәм» һәм башка шундый түгәрәкләр эшли. Көне буена төзелгән режим балаларны ардырмый: җыр-биюләр, күңел ачу, уен-көлке – барысы да бар монда. Укучылар өчен белем һәм тәрбия бирү чаралары, кызыклы экскурсияләр, ачык һавада мавыктыргыч, интеллектуаль уеннар, төрле мастер-класслар, театр-киноларга, бассейнга йөрүләр оештырыла, – дип сөйли 77нче гимназия директоры Гөлнара Бариева. 

Лагерь җитәкчесе Эльвира Гатауллина белән дә сөйләштек.

– Көнлек режимыбыз бар, чаралар исемлеге төзелгән. Әле менә Пушкин туган көнен уздырдык – балалар рәсемнәр ясады. Хәрби җырлар көне үткәрергә планлаштырабыз. Сабантуй да уздырасыбыз килә. Балалар бик теләп йөриләр, «Бүген кая барабыз?» «Бүген нәрсә була?» дип кызыксынып торалар, – ди ул. 

Спорт залы аша үткәндә малайларның кызып-кызып баскетбол уйнаганнарын күреп алдык. Чын спортчылар диярсең! Шул арада бер-берсенә уен техникасы турында да аңлатып алырга җитешәләр. 

– Без лагерьда спорт отрядын алып барабыз. 25 яшүсмер көненә ике тапкыр актив рәвештә спорт белән шөгыльләнә. Хәзерге вакытта шәһәркүләм баскетбол ярышларына әзерләнәбез. Сентябрьдә әлеге төркем белән Татарстан беренчелегенә дә барырга ниятлибез. Лагерь кысаларында шушы олы ярышларга әзерләнәбез, физик яктан нык, чыдам булырга өйрәнәбез. Бу балалар беренче ел гына баскетбол белән шөгыльләнми. 12-13 яшьлек яшүсмерләр - Татарстан чемпионатларында җиңеп кайткан спортчылар, – ди спорт отряды җитәкчесе Алексей Миронов.

Күбрәк фотолар монда. 

Динара Шакирҗанова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев