фото

77нче гимназиядә мәктәп яны лагеры

Шәһәрнең 77нче гимназиясендә «Салават күпере» мәктәп яны сәламәтләндерү һәм ял лагерена 170 бала йөри. Башка еллардан аермалы буларак, быел лагерьга барырга теләүчеләр саны күп булган һәм төркемнәр тиз тупланган.

Балачакның иң күңелле, иң рәхәт мизгелләре, әлбәттә, җәй айларында. Укулар тәмам, дәрес әзерлисе юк, рәхәтләнеп ял ит! Ялны да бит күңелле, мавыктыргыч һәм сәламәтлек өчен файдалы итеп үткәрү кирәк. Моның өчен мәктәп яны лагерьлары ярдәмгә килә дә инде.

Нет комментариев