Лилия Әхмәтова: «Төркиягә барган саен кыллар алам»
Яңалыклар тасмасы

Лилия Әхмәтова: «Төркиягә барган саен кыллар алам»

Электр сазында уйнаучы шәһәрдәшебез Лилия Әхмәтова тормышы, иҗаты турында сөйләде.

Сирәк очрый торган музыка уен коралы – электр сазында уйнаучы шәһәрдәшебез Лилия Әхмәтовага «Пятачок»ларны оештыруда «Шәһри Чаллы» газетасына ярдәм күрсәткәне өчен «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенең Рәхмәт хатын тапшырдык. Күркәм яңалык уңаеннан аның белән тормышы, иҗаты турында кыска гына әңгәмә дә корып алдык.

– Лилия, музыкага мәхәббәтегез турында сөйләгез әле. Әти-әниегез музыкантлармы, җырлыймы?
– Әнием икътисадчы, әтием зоотехник, алар да, әби-бабамнар да җырламый. Мин укырга кергәч, музыка мәктәбеннән агитбригада килде, төрле уен коралларында матур әсәрләр башкардылар, «Менә шулай итеп уйнарга өйрәнәсегез килсә, безгә килегез», – диделәр. Шунда домбраны күрдем дә гашыйк булдым. Ә ул сатуда юк. Өйдә «Айболит» чемоданы бар иде, уенчык табиб инструментлары тутырылган. Шуны ачып, әйберләрен чыгарып, кыр-кырларына җеп тарттырып, домбрада уйнаган кыяфәт ясап утыра идем. Әнием моны күреп, Удмуртиядән миңа инструмент алып кайтып бирде.

– Кызыксынуыгыз көчле булганын күргәндер?
– Әйе. Югыйсә, домбрада уйнавы җиңел түгел. Бармаклар кыллар буйлап җитез йөгерергә тиеш. Ишеткәнем бар, бармак белән каты кылны кысу 2 тонна йөк күтәрүгә тиң икән. Кулларга бик авырга төшә. Сазның кыллары йомшаграк.

– Ә ни өчен сазны сайладыгыз?
– Мин Чаллының татар-төрек лицеенда укыдым. Анда безне тел практикасына Стамбулга җибәрделәр. Шунда сазны күреп, тавышын ишетеп, аның матурлыгына игътибар иткән идем. Музыка буенча, төгәлрәге, домбрага укуымны шәһәребезнең сәнгать көллиятендә, аннары Казан дәүләт университетында дәвам иттем. Укуымны тәмамлап, эшкә кайткач, сазны үзебезгә алып кайтасым килде. Төркиягә барып, башта акустик саз алып кайттым. Тавышы матур, моңлы, тик көчле түгел, аны барысы да ишетә алмый. Сүз уңаеннан, Аяз Гыйләҗев исемендәге татар драма театры куйган «Ак калфак»тагы лейтмотив, ягъни спектакль барышындагы музыка композитор Гөлназ Закирова белән шул сазда яздырылды.

– Акустик саз ул татарларга борынгыдан таныш музыка уен коралы, ә электр сазы – тавышы көчлерәк ишетелсен өчен заманча җиһаз тоташтырылган уен коралы, шулаймы?
– Әйе. Тавыш көче мин теләгәнчә булмагач, электр сазын эзләп таптым һәм уйнарга өйрәнә башладым. Җиңел булмады, чөнки домра белән аның арасында аерма зур – домрада 3 кенә кыл, сазда 7, сазның тавышын да көйләү бик авыр – детальләре агачтан булгач, һава торышына, дымлылыкка бәйле. Кайвакытта кылларын алыштырырга кирәк, ә алар безнең илдә юк, шулай ук Төркиягә барганда күпләп алып куярга тырышам. Чыгыш ясарга барганда хәтта самолетта да үземнең аппаратурамны күтәреп барам.

– Сезнең гадәти булмаган музыка уен коралыгызга һәрвакыт гаҗәпләнеп карыйлардыр?
– Кызыксынып караучылар күп, Аллаһка шөкер. Кая гына чыгыш ясасам да, кешеләр яныма килеп: «Нинди уен коралы бу?» – дип сорыйлар.

– Чит төбәкләрдә дә бу уен коралын яңалык итеп кабул итәләрме?
– Әйе. Әйтик, күптән түгел Хакасиядә булдык, ошаттылар. Быел күп шәһәрләрдә чыгыш ясадык, чөнки 2026 ел илебездә Халыклар бердәмлеге елы буларак билгеләп үтелә, Россиянең бар төбәкләрендә җирле музыка уен кораллары белән таныштырган фестивальләр үтә. Анда онытылып барган инструментларда уйныйлар, аларны чит илләрдә ясарга өйрәнеп кайткан осталар мастер-класслар үткәрә.

– Сез 20 елдан артык сәнгать өлкәсендә эшлисез. Тик бер ара бу юнәлештән китеп торгансыз. Ни сәбәпле?
– Сәбәпләре икәү. Эшем әйбәт бара иде – мин укыткан балалар зур бәйгеләрдә катнашып, җиңү яуладылар, үземне дә зурладылар, баштанаяк шул темага «чумып» яшәдем. Тик бервакыт аруымны сиздем. Икенчесе – әнием дә, күп туганнарым да икътисад өлкәсендә эшли. Минем дә үземне шунда сынап карыйсым килде. Хисапчыга укыдым да 6 ел шул һөнәрне башкардым.

– Ошамадымы?
– Ошады, андагы төгәллек, тәртип күңелемә якын. Җитәкчемә дә эшем ошады. Иҗат кешесе буларак, анда да яңача эш алымнары кертергә тырыштым – кешеләрнең эш шартларын җиңеләйтә торган программа, проектларны тормышка ашырдым. Ялкаулык прогресска этәрә, диләр бит, эш өелгән саен без аны җайлы итеп башкару юлларын таптык (елмая). Шулай да музыка яңадан үзенә тартты. Хәзерге көндә мин – электр сазында уйнаучы музыкант, 2нче музыка мәктәбе педагог-оештыручысы һәм КАМАЗ мәдәният сарае артисты.

 

Лилия Әхмәтова белән туры эфир язмасы:

Лилия Әхмәтова турында башка язмалар монда 
 


Нет комментариев