Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Лилия Әхмәтова: «Татарстанда электросаз миндә генә»

Музыкант белән әңгәмә.

«Шәһри Чаллы»дан – «пятачок» кичәсенең һәркайсы истәлекле мизгелләргә, яңа ачышларга бай була. Мисал өчен, узган чарабызда шәһәрдәшләребез үзенчәлекле сәхнә остасы – электросазда уйнаучы Лилия Әхмәтова белән танышты. Тамашачылар аны бик җылы каршы алдылар, ул чирткән көйләргә кушылып җырладылар, ахырдан килеп фотога төшүчеләр дә күп булды. Лилия үзебезнең Чаллы кызы, югары белемле музыкант. Вакыты тар булса да, бик теләп үзе турында сөйләргә ризалашты. 

–  Лилия, иҗат сезнең төп эшегезме?
–  Мин 2нче балалар музыка мәктәбендә педагог-оештыручы булып эшлим, «КАМАЗ» мәдәният йортында да артист булып торам. Шәһәркүләм чараларда, банкетларда да чыгыш ясыйм. Төп эшем шушы.

– Сәхнәгә мәхәббәт каян килде? Гаиләгездә музыкантлар бармы?
– Каян күчкәнен белмим, минем әни – финансист, баш экономист, ә әтием зоотехник булып эшләде. Безнең гаиләдә музыкантлар, гомумән, юк иде. Әни кечкенә чактан ук мәдәни чараларга йөртте. Равил Галиев, Резидә Шәрәфиева концертларына еш бара идек. Камал театры гастрольләрен дә калдырмадык. Шуларның барысыннан да музыкага мәхәббәт уянгандыр инде. Мин башта домрада уйнарга укыдым, колледжны тәмамладым. Аннары Казан дәүләт мәдәният университетын бетердем. 6 ел хисапчы булып та эшләдем, анысы да ошый иде. Әмма яңадан музыкага кайттым.

– Саз – сирәк очрый торган музыка уен коралы, ә электросаз хакында бөтенләй ишеткән юк иде.
– Ул Татарстанда берәү генә, анысы да миндә. Элек 51нче комплекста татар-төрек лицее бар иде, мин шунда укыдым. Тәҗрибә туплар өчен Төркиягә дә җибәрәләр иде, сазны да шунда күрдем. Университетны тәмамлап, Чаллыда 4 ел музыка мәктәбендә эшләдем. Шунда укытканда сазны Татарстанга да алып кайтырга дип уйлаган идем.

– Димәк, саз – төрек халкының музыка уен коралы?
– Әйткәнемчә, шәхсән үзем Төркиядән алып кайттым. Әмма безнең Илһам Шакиров та: «Син сазыңны уйнадың...»,  – дип җырлаган бит. Димәк, бу уен коралын бездә дә белгәннәр. Мин төрле җирләрдә чыгыш ясыйм, кайчакта яныма олы апалар килә дә: «Кечкенә чакта Илһам абыйны пластинкалардан тыңлый идек. Тик ни өчен ул: «Ты в болоте играл»,  – дип җырлый микән дип аптырый идек. Рәхмәт, апаем, картайган көндә булса да, сазны күрсәттең!» – диләр. 

– Бу уен коралы артистларда да юк бит, кызыксынып  төркемнәренә чакыралармы?
– Чакырганнары да бар. Беренче тапкыр минем сазны Айдар Фәйзрахманов күреп алды. Хәзер аның группасында да бар, әмма ул окустик саз алып кайткан. Ә электросаз әлегә миндә генә.

– Электросаз бик кыйммәтледер, күтәреп йөрү авырмы? 
– Авыр икәнен тамашачыга күрсәтмим, елмаеп чыгам. Сумкалар, костюмнар да авыр бит, шуңа да бассейнга йөрим, чыныгам. Бәясенә килгәндә, хакы бар. Әмма баян кыйммәтрәк йөри. Мин электросазны 15 ел элек Төркиядән таможнялар үтеп, самолетта алып кайттым. Соңгы 3 елда актив уйныйм.

– Нинди музыкага өстенлек бирәсез?
– Үзебезнең халык җырлары сазда бигрәк матур яңгырый. Совет киноларындагы музыкадан поппурины да яратып тыңлыйлар. Төрек, чит ил музыкасын да. Бу инструментта нәрсә генә уйнасаң да матур. Биетә торганнары да бар, безнең әби-бабайлар яратып җырлаган көйләр дә яхшы үтә. Аеруча, «Беренче мәхәббәт»кә барысы да кушылып җырлый.

– Иҗат ягыннан нинди планнарыгыз бар?
– Репертуарны төрләндереп, клип яздырырга тырышабыз. Сазны тагы да күбрәк кешегә күрсәтәсе иде. Режиссер сценарий яза. Татар халык көенә борынгы заманнарны искә төшерәсе килә.

– Гаиләгез турында да бераз сөйләгез әле?
– Мин кияүдә, ике балам бар. Малаема – 6, кызыма 13 яшь. Ул саксофонда уйный. Малаем җырларга йөри. Бөтенесе дә музыкант дияргә була. Әтиләре генә it-белгеч.

– Моңа кадәр безнең «пятачок» турында ишеткәнегез бар идеме?
– Әлбәттә... Әнием дәртләнеп, дуслары белән бергәләшеп һәр «пятачок»ка йөри, калдырганы юк. Яратып баралар, рәхәтләнеп җырлап- биеп кайталар. Мин дә гел статусларын карап барам.  

– Лилия, чыгышыгыз өчен дә, әңгәмә өчен дә зур рәхмәт сезгә!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Музыка Эх Чаллы пятачоклары