Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарча җырлаучы Аршак Алтунян Чаллыга күчте

«Минем җырларымны тыңларга ресторанга килсеннәр», - ди ул.

Татар халык җырларын һәм композиторлар әсәрләрен оста итеп җырлаучы, яшь башкаручыларның Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль җиңүчесе Аршак Алтунян белән укучыларыбыз даими кызыксына. Аршакның нинди яңалыклары бар? Өйләнгәнме? Концертлары буламы? дип сорыйлар.

Аршак белән элемтәгә кереп, хәлләрен сораштык.

«Барысы да яхшы. Хәзер мин Чаллыда, әрмән ресторанында эшлим. Урысча, татарча, әрмәнчә җырлыйм. Әлегә зур залларда концерт куярга җыенмыйм. Мине күрергә теләүчеләр ресторанга килсеннәр. Мин өйләнгән. Хатыным Гөлназ белән малай үстерәбез. Улыбыз Артурга 4 яшь. Аның белән татарча, русча сөйләшәбез», – диде ул «Шәһри Чаллы» журналистына. 

Аның  белән интервьюны моннан укыгыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес Аршак Алтунян