Түбән Камада пилотсыз очкыч һөҗүменнән өч кеше зыян күргән
Яңалыклар тасмасы

Түбән Камада пилотсыз очкыч һөҗүменнән өч кеше зыян күргән

Бу хакта сәламәтлек саклау министры хәбәр итте.

Түбән Камада пилотсыз очкычлар һөҗүме нәтиҗәсендә өч кеше зыян күргән. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итте. «15 ноябрьдә  иртән Түбән Кама районында пилотсыз очкычлар һөҗүме булды. Өч кеше уртача авырлыктагы җәрәхәтләр алды. Аларга Түбән Кама үзәк күп профильле район хастаханәсендә кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә. Көчләр һәм чаралар җитәрлек. Пациентларның гомеренә куркыныч янамый», – диде Татарстан сәламәтлек саклау министры Алмир Абашев.


БПЛА һөҗүме

Нет комментариев