Тәмле һәм файдалы.
3 литрлы банка төбенә сарымсак, 3 бөртек тәмле исле борыч, 5 бөртек кара борыч, 1 дәфнә (лавр) яфрагы, өстенә кәбестә салабыз. Өстенә кайнап торган су салып, ярты сәгатькә калдырабыз. Аннан соң суын кәстрүлгә түгеп, рассол ясыйбыз: 2 аш кашыгы тоз, 5 аш кашыгы шикәр комы салып кайнатабыз. Кайнап чыккач, 1 бал кашыгы 70 процентлы уксус (яки 8 бал кашыгы 9 процентлы уксус) салабыз. Аннары рассолны банкаларга салып чыгып, тимер капкач белән каплыйбыз.
Былтыр беренче тапкыр ясап карадым шул рецепт белән, бик тәмле, шәп килеп чыга. 1,5–2 литрлы банкаларга ясарга икән.
«Бакчачы Лилия» каналыннан
Нет комментариев