Язмаларда - язмыш

Чанада – төрмәдән

Әниемнең мине чанага төреп салып, җәяүләп йөзләгән чакрымнардан бураннар аша авылга кайтуын күз алдына китерәм дә, кабат шаклар катып, уйланып утырам... Ничек исән калганмын мин?!

«Энесен сатмаган»

Әнием Актаныш районы Дербешка поселогында туып-үскән. Шунда кияүгә чыгып, балалары үсеп кенә килгәндә, сугыш чыккан. Әниемнең ире сугыштан исән кайта алмаган. Ул чакта абыйларыма 14 һәм 7 яшь булган. Шул ук авылда әнинең бертуган энесе Зөфәр дә яшәгән. Көннәрдән бер көнне әнинең ишеген шакыганнар. Ачып җибәрсә, милиционер атылып кергән. Поселоктагы кибетне басканнар икән, өйгә тентү ясарга килгәннәр. Милиционерлар чормадан бер чемодан сөйрәп төшергәннәр. Ачып карасалар, эченнән кибеттә югалган әйберләр килеп чыккан. Әнием эшнең нәрсәдә икәнен, җинаятьтә энесенең катнашы барлыгын аңлап алган. Әмма эндәшмәгән, энесен сатмаган. Нәтиҗәдә, аның үзен ике елга Свияжск төрмәсенә япканнар. Әнием төрмәдә кер юган, бик тырышып эшләгән. «Син юган керләр ничек шулкадәр ап-ак була ул», – дип шаккаталар иде», – дип сөйләде миңа әнием.

«Тоткынлыкта туганмын»

Ул төрмәдә бик чибәр мишәр егете белән танышкан. Шул танышу нәтиҗәсендә, 1950 елның 13 мартында мин дөньяга аваз салганмын. Ул чагында әниемнең тоткынлык вакыты да беткән була. 20 мартларда, мине бәләкәй чанага бәйләп-төреп салып, кайтыр юлга чыгып китә әнием. Төрмәдән бөтен кирәк-ярагын биреп озаталар. Буран башлана. Әмма шуңа да карамастан кайтырга кирәк, беренче авылга кадәр шактый атлыйсы бар. Әнием караңгы төшкәч бер мари авылына килеп җитә. Анда аны бик яхшы тәрбияләп, мунчага кертеп кунарга салганнар, иртән юллар өйрәтеп озатып калганнар. Элеккеге кешеләр нинди ихтирамлы булганнар бит. Ул заманнарда бер-береңә ярдәм итү табигый хәл булып саналган.

«350 чакрым җәяү кайткан»

Әниемнең шул коточкыч юлдагы беренче көне турында сөйләгәне исемдә калган: «Барам-барам да, кулымны тыгып сине капшап карыйм. Җылы, димәк, исән дип, юлымны дәвам итәм. Туктап, чанага утырып имезеп тә алам», — дип сөйләгән иде ул.  Ул вакытта бит машина түгел, аты да, юлы да булмаган. Свияжск белән безнең Актаныш районындагы Дербешка арасы хәзерге машина заманы өчен дә коточкыч ерак – 350 чакрымнан да артыграк! Әнием шул араны җәяүләп кайтып җиткән! Ничек ышанмаслык батырлык бит бу, валлаһи! Абыйлар, әбием безне бик шатланып каршы алганнар. Шул елны күп кенә ашлык биргәннәр. Әбием: «Бик ризыклы бала бу, бәхете булыр, моңа кадәр күрмәгән ризык алдык. Хак Тәгалә шулай кушкан, озын гомерле булсын дигән», – дигән. 

«Көймә белән кешеләрне ташый идем»

Еллар узды, Кама елгасының суын күтәрделәр, яз айларында өйне су баса иде. Эре малларны биегрәк яшәгән ихаталарга күчереп, үзебез чормада тавыклар белән яши идек. Күтәрелгән юлга (дамбага) кадәр көймә белән кешеләрне ташый идем. Ул вакытта миңа 8-9 яшьләр булгандыр. Аннары мәктәпкә китә идем. Аз булса да шулай акча эшләдем. Су киткәнче гел шулай. Ел саен морҗа чыгардык, идән алыштырдык. Хөкүмәттән бер ярдәм дә булмады. Көймәгә утырып, әнкәй белән Кама елгасының аръягына печәнгә, утынга чыга идек. Мин ишкәк иштем, әнкәй койрык тотты. Көймә уртасында тау чаклы печән яки утын, бер-беребезне күрмибез. Пароходлар йөреп тора, зур дулкыннар хасил була. Шул вакытларда ничек капланмаганбыз, ничек исән-имин йөргәнбез – хәзер уйлыйм да, шаккатам.
Мәктәпкә атасыз балаларга дип киемнәр кайта иде. Миңа тиешле киемне аталы балага биреп җибәргәннәре истә калган. Янәсе, минем кием ямаулы булса да тәртиптә, ә аныкы начар. Ярты гасырдан артык вакыт үтсә дә, елый-елый кайтканым әле дә истә. Дөреслек булмаган җирдә хәзер дә дөреслекне табуы бик авыр. Әнием сөйләве буенча, миңа 1-2 яшь чагында әтием безне эзләп Дербешкага килгән. Ләкин әни ни сәбәпледер аны кабул итмәгән. Әнием аз сүзле иде, әтием турында бүтән сөйләмәде, әтине минем бервакытта да күргәнем булмады.

«Хәтфә чирәмнәрне кочаклап елыйсым килә»

Авылны бөтенләй су басачак дигән сүз чыккач, кешеләр кайсы кая күченә башладылар. Без дә Пермь өлкәсе Березняк шәһәренә барып яши башладык, хәзер Актаныш районындагы авылыбыз юк, су басты. Якын-тирә авыллар да су астында. Яшәгән җиремне, яланаяк йөргән сукмакларымны барып күрә торган түгел. Өй янындагы яшел хәтфә чирәмнәрне кочаклап елыйсым килә, әмма алар юк. Бик еракта истәлекләр генә булып калдылар. Исән-сау кешеләр җыелышып, елга бер кайтып, очрашу ясыйбыз. Әмма ул элекке җир түгел, авылыбыз су астында булгач, җыелган-очрашкан урыныбыз читтәрәк. Миңа 9 яшь чагында әбием үлеп китте. Ул чакларда көннәрем караңгы төнгә әйләнгән сыман булганын хәтерлим. Әнием 87 яшенә кадәр яши алды, безнең белән яшәде, соңгы юлга ирем белән тәрбияләп озаттык. Иремнең дә әбисе белән әнисе безнең тәрбиядә булды.

«Күп еллардан соң Татарстаныбызга кайттык»

Хәзер үзем дә әби кеше мин, картлыгымны бәхеттә дип саныйм. Күп еллардан соң үзебезнең Татарстаныбызга кайттык, су төбендәге Дербешка авылыннан ерак түгел. Өч балам да башлы-күзле, җиде оныгым бар, барысы да бөтен тормышта. Картым да үзебезнең якныкы. Хәзерге вакытта тату гына, матур гына яшәп ятабыз. Балалар кайтып тора. Сәламәтлекләр генә көйне көйләтә башлады шул. Әниемнең мине чанага төреп салып, җәяүләп йөзләгән чакрымнардан бураннар аша авылга кайтуын күз алдына китерәм дә, кабат шаклар катып, уйланып утырам... Ничек исән калганмын мин?! Күрәсең, Хак Тәгалә шулай яраткан – әниемә ныклык, түземлелек, сабырлык биргән. Рәхмәт, Хак Тәгаләм, рәхмәт, әнием! Хәзерге җәмгыятькә, яшьрәк буынга минем язмам уйланырга җирлек бирер дип ышанам.

Роза ФАЗЛЫЕВА, Актаныш районы, Яңа Кормаш авылы

(фото ясалма интеллект иҗаты)


Нет комментариев