Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Ураза шикәр чиреннән саклый

Ураза тотуның организмга йогынтысы хакында БСМПның йөрәк-кан тамырлары хирургиясе бүлеге мөдире Рәмис Якубов сөйләде.

Мәгълүм булганча, даими ач тору күп кенә җитди авыруларны да булдырмый калырга ярдәм итә?
–    Әйе, шуларның берсе – икенче тип шикәр диабеты. Ул бар организмга тискәре йогынты ясый. Кан тамырларында атеросклероз башлана, бу исә баш мие, кан тамырлары, йөрәк ишемиясенә сәбәпче була ала. Бәхеткә каршы, әгәр кеше тазару белән даими рәвештә көрәшсә, чамасын белеп тукланса, моны булдырмый калырга да мөмкин. 

–    Ураза кешенең эчке дөньясын да дәвалый, шулай бит?
–    Әйе, бу чорда кеше рухи яктан да дәвалану мөмкинлегенә ия. Ул дингә тартыла, аның дәвалануга ышанычы арта. Күпчелек чирләр кешенең психосоматик торышыннан да килә. Ә ураза вакытында тыныч күңел халәте, стресслар һәм депрессия кебек күренешләр бик булмау сәбәпле, кешенең хәле яхшырырга да мөмкин.

Тулы әңгәмәне «Шәһри Чаллы» – «Пятачок» газетасыннан укыгыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев