Халык артисты Раил Садриевны кулга алдылар
Бүгенге төнне ул Казан изоляторында уздырды.
Татарстанның икътисадый җинаятьләр буенча оперативниклары Раил Садриевны Буадан Казанга алып килгәннәр. Буа театры сәнгать җитәкчесе Раил Садриев тикшерү комитеты хезмәткәрләренә күрсәтмә бирүдән баш тарткан. Ул «Дәрвиш» спектакленә билетлар сатудан кергән акчаны үзләштерүдә шикле дип табылган.
Эш шунда, «Дәрвиш» моноспекталенә билетлар Буа театры сәнгать җитәкчесенең хатыны, шәхси эшмәкәр Эльвира Садриева аша сатылган. Билет сатудан 450 мең сум акча кергән. Әмма тикшерүчеләр эштә башка эпизодлар да булырга мөмкин диләр.
«Дәрвиш» моноспекталенең режиссёры да, герое да Раил Садриев. Спектакль Татарстанда уңыш белән барган. Әмма тикшерүчеләр билет сатудан кергән акчаны читкә киткән дип саныйлар. Канун буенча билетлар Буа дәүләт театры аша сатылырга тиеш булган. Чөнки декорация, костюмнар һәм башка кирәк-яраклар – барысы да театрныкы. Тикшерү комитеты һәм оперативниклар фикеренчә, бу спектакль белән мәдәният учреждениесе акча эшләргә тиеш.
Әлеге факт буенча (вазифаи вәкаләтләрне арттырган өчен) РФ Җинаятьләр кодексының 285 маддәсе 1нче бүлеге нигезендә җинаять эше кузгатылган. Бу маддә буенча 4 елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев