4 кг баллы борычны теләгәнчә турап, 2 минутка кайнар суга салып торабыз.
Маринад әзерлибез:
• 1 л су
• 200 мл үсемлек мае
• 200 г песок
• 2 аш кашыгы тоз
• 2 данә лавр яфрагы
• 2–3 бөртек исле борыч
• 5–6 бөртек борчаклы кара борыч
• 3–4 бөртек гвоздика
10 минут кайнатабыз. Рассолга 200 мл 9 процентлы серкә (уксус) салабыз да, борычларны шушы рассолга бушатып, 5 минут болгата-болгата кайнатып алабыз.
Стерильләнгән банкаларга салып, тимер капкач белән каплап, бер көнгә җылы итеп төреп куябыз.
Яраткан кешегә бик тәмле була.
Нет комментариев