Ял көннәрендә Татарстанда һава торышы нинди була?
Яңалыклар тасмасы

Ял көннәрендә Татарстанда һава торышы нинди була?

Синоптиклар фаразы.

10 октябрьдә Татарстанда явым-төшем көтелми, температура +4 градустан +9 градуска кадәр җылы булачак. Көндез  +14..+19 градуска кадәр җылыта. Атмосфера фронтын узганда урыны белән кыска вакытлы яңгыр явуы  ихтималы бар. Җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга җитә.

11 октябрьдә кайбер урыннарда кыска вакытлы яңгыр явачак. Төнлә температура +4..+9 градус тәшкил итәчәк. Синоптиклар фаразынча, киләсе атна башында, атмосфера басымы югары булу сәбәпле, Татарстанда җылы һәм тыныч һава торышы саклана, явым-төшем көтелми. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +12..+17 градуска кадәр күтәреләчәк
 


Һава торышы

Нет комментариев