Яңалыклар тасмасы

Кама аша – төзек күпердән

Татарстан республикасы бюджетыннан Чаллыдагы Кама аша күперне ремонтлауга бәйле проект-эзләнү эшләренә 8 млн сум акча бүлеп биреләчәк.

Сүз Түбән Кама ГЭСы корылмаларында урнашкан күпер аша узу юлы турында бара. Эшләрнең заказчысы – әлеге юл участогы өчен җаваплы «Главтатдортранс» дәүләт казна учреждениесе. Сатып алу документларына нигезләнеп, эшләрне киләсе елның март ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла. Ремонт проекты күпернең 1,1 километр озынлыктагы бөтен өлешен яңартуны үз эченә алачак. Шул рәвешле, 8 млн сумның 5,4 миллион сумы күпер корылмасын проектлауга, 1,2 млн-ы смета бәясенең дөреслеген тикшерүгә, 868 мең сумы күперне тикшерүгә, 467 мең сумы инженер-геодезия эзләнүләренә тотылачак. 
Әлеге эшләр күперне яңартуның икенче этабына карый.
 


Күперләр

Нет комментариев