Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Аю белән очрашкан Актаныш кешесе: "Киредән тудым мин"

Актаныш районы Иске Әлем авылы янындагы басуда аю күргәннәр. "Мине Алла саклады. Киредән тудым мин бүген", - ди аның белән күзгә-күз очрашкан ир-ат.

Бу хакта бер ир-ат социаль челтәрләрдә аудио язмада сөйли "Ышанган кеше ышаныр, ышанмаганы мәҗбүри түгел. Җиделәрдә басуга мендем. Машинамны калдырып, басуны урап төшеп килә идем, басу кырында бер гектарлап биек урман бар, утрау кебек. Каршыга аю килеп чыкты. Арт аягына басты. Миңа бер 20 метр калды. Пошкырып, кире урманга кире кереп китте.  Мине Алла саклады. Үз күзем белән күрсәм дә, ышанасы килми", дип сөйли аудио язмада. "Сак булыгыз!" дип кисәтә әлеге кеше ."Киредән тудым мин бүген" дип тәмамлый ул сүзен. Авыл төркемнәрендә бу хәбәрнең дөреслегенә шикләнүчеләр дә бар.

Төркемнәрдә әлеге аюны атканнар, дигән хәбәрләр дә йөри. Тик Актанышта аның дөреслеген раслаучы юк.

Аю белән очрашканда үзеңне ничек тотарга - бу хакта моннан укыгыз.

Фото: видеодан скрин алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев