Хәл юк, эш — тавык та чүпләп бетермәслек, яныңдагы бөтен кеше ачуыңны чыгара, ә син үзеңне бензины бетеп туктаячак машина яисә әллә ничә тишектән суы агып торган төпсез чиләк кебек хис итәсең...
Ә күңелдә — күзләре янып, энергиясе ташып торган матур хатын-кыз буласы килү теләге. Кирәкмәгәнгә игътибар итмичә, үз көчебезне юк-барга сарыф итми генә ничек дөрес яшәргә соң?
👉 Йокы туймау
Хатын-кызның йокысы туймаса, энергиясе җитәрлек булмый. Аңа кимендә 8-10 сәгать йокы кирәк. Йокысы туймаган хатын-кыз усал була. Ни өченме? Һәрвакыт йокысы туймый йөргән нәфис затка энергия җитми башлый.
Җитмәгән энергияне алу өчен, ул гаиләдәгеләргә — иренә, балаларына "ташлана". Усал кешеләр, гадәттә, кешеләрнең ачуын чыгарып, үзләренә хәл җыя. Йокы хатын-кызга сәламәтлеген һәм матурлыгын саклау өчен дә бик кирәк.
👉 Үзеңнән канәгать булмау
Үзеңә ышанмау, гәүдәңдәге кимчелекләрдән оялу, талант һәм мөмкинлекләреңне күрмәү, кабул итмәү — боларның барысы да, мөмкинлекләрең булган очракта да, максатыңа ирешүдән тыеп кала. Үзеңә бәяң нинди — сине җәмгыятьтә дә шулай кабул итәләр.
Һәрдаим ачуланып, үзеңнән канәгать булмау төрле авырулар китереп чыгарырга мөмкин. Гадәттә, үзеннән канәгать булмаган хатын-кызларның аркалары авырта. Үзбәясе түбән булган хатын-кызлар, үзләре кебек үк, үз-үзеннән канәгать булмаган балалар үстерә.
👉 Үпкә
Теләсә кемгә үпкә, башка кеше белән энергетик бәйләнеш тудырып, бик зур энергия югалтуга китерә. Үпкәләтүчене гел искә төшереп тору аның белән бәйле энергетик кыр барлыкка китерә һәм, зур шлангтан аккан су шикелле, егәрең әлеге кешегә китеп тора.
Үпкә — ул тәндәге каткан энергия. Карап торышка күренмәсә дә, алар тәндә блок булып урнаша. Төрле кешеләргә үпкә җыелмасы яман шеш авыруларына хәтле китереп җиткерергә мөмкин. Рәхәт һәм бәхетле яшисегез килсә, үпкәләмәгез һәм кичерә белегез. Үпкәләрне онытканнан соң, хатын-кыз үзенең көче артканын сизә һәм аның күптәнге максат-хыялларына юл ачыла.
👉 Күбрәк биреп, азрак алу
Бу ир белән хатын-кыз, ана белән бала, эш бирүче һәм башкаручы мөнәсәбәтләрендә дә очрарга мөмкин. Хатын-кыз гаиләдә бөтен игътибарын иренә һәм балаларына бирә, алар исә шуны файдалана.
Үз тырышлыгы бәрабәренә берни дә алмый яисә рәхмәт ишетми икән, ул бушап кала. Бөтен барлыгын эшенә биреп тиешле хезмәт хакы алмаган хатын-кыз да бик күп энергиясен югалта. Андыйларның эш дәрте сүнә, күзләре янмый башлый.
Шуңа күрә бирү һәм алу балансын тигез тоту кирәк.. Коръәндә дә, дога кылганда, иң беренче үзеңә теләргә кушылган, ә хатын-кыз башта балаларына, иренә, әти-әнисенә, туганнарына сорый, эшли, ахырдан гына үзенә чират җитә.
👉 Стресс
Стресс хатын-кызның вакытыннан алда картаюына китерә. Үпкә, претензияләрдән арына алган хатын-кыз стрессларны жиңелрәк уздыра. Хатын-кызларга әләм күтәреп алдан барырга, тормыш йөген өстерәргә киңәш ителми, чөнки ул аның өчен яратылмаган. Ул үзе һәм балалары өчен генә җаваплы, башка кеше өчен җаваплы түгел, башкалар йөген дә тартып барырга тиеш түгел.
👉 Көнләшү
Көнчелек хатын-кызны эчтән кимерә. Көнләшмим дигәнгә ышанмагыз, көнләшмәгән кеше юк. Иң мөһиме: аны тирәнгә җибәрергә ярамый. Катырак көнләшкән саен, йөрәктә "кара тишекләр" күбәя һәм бик күп энергияне югалтуга китерә.
Шулай итеп, безнең барлык энергиябез без көнләшкән кешегә китеп бара. Көнләшкәндә, безнең финанс, сәламәтлек, үзара мөнәсәбәтләр ягы какшый, хатын-кызның матурлыгы китә. Шуңа күрә шәхси тормышыгызны яктырткан фотоларны интернетка чыгарудан тыелырга кирәк. Бәхетеңне башкаларга чыгарып селкергә кирәк түгел.
Нет комментариев