Кабактан джем ясый беләсезме?
Тәмле булсын!
Джем өчен 2 кг чистартып туралган кабак, 4 әфлисун, 1 лимон кирәк. Башта кабакны 2 кг шикәр комы белән бутап, бераз тотып алабыз. Аннан ярты сәгать кайнатабыз. Ваклап туралган әфлисун һәм лимонны кушкач, кабаттан ярты сәгать кайнатырга кирәк. Банкаларга тутырасы гына кала.
Шунысы бар: кунаклар аның кабак вареньесы икәнен белмиләр дә. Әфлисун желесыннан бер аермасы да юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев