Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Киңәш-табыш

Көзге кәбестәне тиз генә тозлау рецепты

4 сәгатьтән әзер була.

Кәбестә, баллы борыч һәм кишерне тиз генә маринадлап, өч сәгатьтән соң ашап була торган итеп әзерләп була.

1 кг кәбестә, 1 баллы борыч, уртача зурлыктагы 1 кишерне саламлап турыйбыз. Яшелчәләр янына 3 телем сарымсакны ваклап турап салабыз.
Кечкенә кәстрүлдә маринад әзерлибез. Моның өчен 100 мл су, 100 мл көнбагыш мае кайнатабыз, шуңа 1 аш кашыгы тоз, 3 аш кашыгы шикәр комы, 5 данә хуш исле борыч, 5 данә кара борыч, 3 данә канәфер, 2 дафнә яфрагы (лавр) салабыз.

Шушы сыеклык кайнап чыккач, 9 процентлы аш серкәсен 50 мл кушабыз, акрын утта бераз кайнатып алабыз.
Әзер маринадны туралган яшелчәләр өстенә салып, яхшылап болгатабыз да 2 литрлы банкага тыгызлап тутырабыз.
Банканы суыткычка куябыз. 4 сәгатьтән тозлы кәбестә әзер!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев