Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Кышын нинди ризыклар файдалы?

Файдалы киңәшләр.

Кышын, иммунитетны ныгыту, авыруларга бирешүдән саклану өчен, нәрсә ашарга? Су эчегез. Кышын күп кеше суны азрак эчә башлый. Организмның сыеклыкка ихтыяҗы кимегәндәй тоелырга мөмкин, әмма бу дөрес түгел. Су кан әйләнеше, күзәнәкләр яңару, матдәләр алмашы өчен кирәк. 

Бал – табигый антиоксидантлар чыганагы. Ул инфекцияле авыруларга бирешүдән, авыз куышлыгы һәм тамак авыруларыннан саклый. Организмга энергия бирә. 
Кефир зарарлы микроорганизмнарның үсешен тоткарлый, иммунитетны ныгыта, эчәк микрофлорасын яхшырта. 
Тозлы кәбестәдә аскорбин кислотасы күп, ул иммунитетны ныгыта, холестеринны киметә, эчәк микрофлорасын яхшырта. 
Цитруслылар организмны С витаминына баета. Моннан тыш, аларда кешенең репродуктив системасын җайга салырга ярдәм итүче фолий кислотасы күп.
Сарымсак кышын бик файдалы. Ул кан тамырларын чистарта, тромблар барлыкка килүдән, йогышлы авырулардан саклый. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев