Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Озакка сузылган ютәлне ничек бетерергә?

Әлеге татлы даруны балалар да яратып эчә.

* Нинди генә каты, озакка сузылган ютәл булмасын, аны йомшарта, дәвалый торган чара бар. Бу бик күптәнге һәм бик күп кешегә ярдәм иткән рецепт. 500 грамм чистартылган һәм вак итеп туралган суганны һәм 400 грамм шикәр комын 1 литр суга салып сүрән утта 3 сәгать кайнатыгыз. Суынгач, 50 грамм бал салыгыз. Балаларга ашар алдыннан 4-6 чәй калагы, олыларга 4-6 аш калагы бирегез. 

* Ютәлдән котылуның тагын бер юлы бар. 2 бананны изеп, өстенә 400 мл кайнаган су коеп, суынганчы каплап куябыз. Шуннан соң 2 аш кашыгы бал өстибез. Көненә 4 мәртәбә 100 мл эчәбез. Шундый тәмле дару белән иң көчле бронхитны да 5 көндә дәвалап була. Балалар да яратып эчә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев