Үзең ясаган сыр
Җиңел дә, тәмле дә.
Кирәкле ризыклар:
– 2-3 л сөт,
– 1-1,5 кг эремчек,
– 3-4 күкәй (йорт тавыкларыныкы булса, сыр төсе сарырак була);
– 150-200 г сыер мае,
– тоз,
– ике чәй калагы (уртача өеп кенә) сода,
– кирәк дип тапсагыз, сарымсак.
Эш барышы:
Калын төпле кәстрүлгә яки чуен казанга сөт салырга. Кайнап чыкканчы, өсте элпәләнүгә, эремчек салырга. Талгын утта салмак кына болгатырга, яшел суы аерылып чыккач, бер 3 минут тотасы да дуршлагка салып сөзәргә.
Эремчек саркыган арада, казан төбенә 200 г атланмай салып эретергә. Дуршлагтагы эремчек өстенә сарымсак салырга.
Казандагы эреткән май өстенә эремчекне салырга, май белән катнаштырып, тукмак белән изгәләргә. Күпереп китсен өчен чәй содасы салырга. Тоз өстәргә, ныклап болгатырга.
Уттан алгач, алдан болгатып куйган йомыркаларны кушарга. Яхшылап болгатырга. 10 минутка талгын утка куеп болгатып торырга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев