Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Гөлнара Тимерҗанова: “Гаиләнең кадерен белә торган ир сорыйсы калган”

Ул үзеннән 7 яшькә яшь егеткә кияүгә чыккан булган.

Гөлнара Тимерҗанова ялгызы ул һәм кыз үстерә. Иделгә 24 яшь, Айзифага - 8. Беренче иреннән аерылышканнан соң, Гөлнара ханым үзеннән 7 яшькә яшьрәк егеткә кияүгә чыкты. Тик «Аллаһтан мине ярата торган, гаиләнең кадерен белә торган, акыллы ир сорыйсы калган», - дип уфтана җырчы. Бүгенгә кадәр суд юлыннан кайтып кергәне булмаган. Аерылышкач, иренең бизнесына дип алган кредитлары да аңа утырып калган. 

“Артык шатланырга вакыт юк. Күрәселәр алда әле. Бергә яшәгәндә бала акчасын ул алган йортның ипотекасын ябарга тоткан идек. Балага “доля” бүлеп бирергә тиеш булса да, ирем аны кирәк эш дип тапмады. Үз баласына бит! Инде үзара килешә алмагач, суд аша хәл итәсе булды. Әмма ул апелляциягә бирергә йөри. Кабат суд юлларын таптыйсы. Дөрес әйтәләр, иргә ышанма, Иделгә таянма!” – ди җырчы. 

Гөлнара Тимерҗанова, бераз югалып торганнан соң, кабат үсештә. Бер-бер артлы җырлар иҗат итә, клиплар төшерә. Автор – башкаручы буларак аның “Ташланмагыз кочагына”, “Мәхәббәт учаклары”, “Ике яр”, “Нигез” җырлары дөнья күрде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йолдызлар тормышы татар эстрадасы