Ул Чаллыда тәүге концертын куйды.
Сара Садыйкова исемендәге концерт залында ремонттан соң татар җырчылары арасыннан беренче булып, махсус хәрби операция ветераны Ленур Биктимеров үзенең «Гади генә концерт 2» программасын күрсәтте. Җырчының беренче концертын Тукай районы авылларында яшәүчеләр күргән булса, Чаллыда Ленурның тәүге тапкыр чыгыш ясавы. Ул «Шәһри Чаллы» газетасына әңгәмәсендә: «20 кеше килсә дә концерт куячакмын», – дигән иде. Әмма аның концертына 20 генә түгел, 500ләп кеше килгән иде. Алар концерттан канәгать булып киттеләр.
Ленур программасын үзенчәлекле итеп төзегән. Программа бабасы белән кызы төшкән видеофильм белән аралаштырып алып барылды. Ул җырчының тормыш юлына багышланган. Җырлары да мәгънәле. Фирзәр Мортазин, Риваль Хисмәтуллин, Ринас Әхмәтов кебек популяр композиторлар белән хезмәттәшлек итә ул. Тавышы матур, җырлары төрле темаларга багышланган мәгънәле. Сәхнәдә үзен тотышы, эсклюзив юморлары да тамашачыларга ошады.
Концертка Уфадан, өч оныгы белән бер ханым килгән иде.
«Изге күңелле, батыр йөрәкле Ленур Биктимеров алдында башымны иям. Улым да махсус хәрби операциядә иде. Аннан кайткач оныкларыма яңа телефоннар алып бирәм дигән иде. Булмады... Ленурның киләчәге өметле, аның җырларын Россия төбәкләрендә генә түгел, чит илләрдә дә тыңлыйлар», – диде ул.
Башкортостан егетенә туган якларына исән-сау кайту насыйп булмый. Аның теләген Ленур үтәде. Ул Уфа кунагының өч оныгына өр-яңа телефоннар бүләк итте.
Җырчы үзенә бүләкләр биргән тамашачыларын да игътибарсыз калдырмады. «Мин фотомны куеп плакатлар бүләк итмим инде. Кайсы көннәрдә үзеңне дә күрәсе килми, минем фотога кем карап торыр икән дидем дә, чәй бүләк итәргә булдым. Рәхәтләнәп эчәрсез», – диде ул.
Миңа Ленур Биктимеровның концерты ошады. Тамашачылар да канәгатьлек хисе белән өйләренә таралыштылар.
«Ленур Биктимеров концерты бик ошады. Мондый рәхәт концертны күптән күргәнем юк иде. Юморлары да тапталмаган, җырлары да мәгънәле. Концерт бер сулышта үтте. Кайчан бетәр икән дип утырмадык», – диде хезмәттәшебез Илшат Солтанов.
«Бик рәхәт булды. Авторлары берүк булса да, җырлары төрле. Музыка башларны авырттырмады. Җырларының сүзләре аңлашыла. Дикциясе әйбәт. Кайбер җырчыларның сүзләрен аңлап булмый бит. Күренеп тора музыкаль белеме бар. Иркен итеп, тере тавышка җырлады. «Гади генә концерт» дип аталса да, гади булмады. Махсус хәрби операциядәге егетләргә багышланган җырын елый-елый тыңладык. Афәрин, бу егетнең киләчәге бар. Ә тамашачыларга аның концертына барырга киңәш итәм. Мондый кабатланмас концертны карарга кирәк», – диде шәһәрдәшебез Гөлзар Фәхретдинова.
Концертны баянчылар – Илзат Гафуров, Илназ Абзалов, скрипкачы Ләйлә Дабихуллина, җырчылар – Рада Әхмәтгазова, Лидия Михайлова, «ХайДи» бию төркеме бизәде. Автор-башкаручы Анфира Миргалимованың да үз тамашачысы бар икән.
Йомгаклап әйткәндә, Саба егете Ленур Биктимеровның Чаллы тамашачысы алдындагы тәүге имтиханы уңышлы үтте. Аны аягүрә басып алкышладылар.
Җырчы үзе дә канәгать.
«Бу – минем өчен могҗиза! Беренче концертка шуның кадәр тамашачы килде. Алкышладылар, бүләкләделәр. Мин бит гади авыл малае, шуңа карамастан җырлавымны яратучылар күп икән. Тамашачы булмаса, без җырчылар сәхнәдә җасып тора алмас идек. Рәхмәт Сезгә. Концертымны оештыруга зур өлеш керткән «Абау медиа» продюсерлык үзәге җитәкчесе Айдар Сәфәргалинга рәхмәтлемен. Ул чакырмаса, Чаллыга килергә җөръәт итмәс идем. Исәнлектә очрашып, тормышның кадерен белеп, бер-бербезгә ярдәмләшеп яшәргә насыйп булсын», – диде Ленур Биктимеров «Шәһри Чаллы» хәбәрчесенә.
Без «Шәһри Чаллы» газетасы редакциясе коллективы да Ленур Биктимеровка рәхмәтле. Ул редекция коллективын да, лаеклы ялдагы хезмәткәрләребезне дә концертына чакырып ял иттерде. Игелекле гамәлләре үзенә әйләнеп кайтсын. Юлларында үзе кебек изге күңелле кешеләр генә очрасын, заллары тулы булсын.
Нет комментариев