Татарстан Республикасы буенча Россия тикшерү комитеты хезмәткәрләре Чаллыдан 12 яшьлек малайның хыялын тормышка ашырды
Көн темасы

Татарстан Республикасы буенча Россия тикшерү комитеты хезмәткәрләре Чаллыдан 12 яшьлек малайның хыялын тормышка ашырды

Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе хезмәткәрләре “теләкләр чыршысы” акциясендә катнашты.

Тикшерү идарәсе җитәкчелегенә Чаллы шәһәреннән булган 12 яшьлек Владислав Басковның эт җигүендә шуарга теләве билгеле булды. 
Идарә җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Павел Олейник кичекмәстән Чаллыга бала хыялын тормышка ашырырга дип китеп тщ бара. Ул Владиславны һәм аның өлкән апасы Александраны Яңа ел белән котлый, аларга бүләкләр тапшыра һәм Кыш Бабайның яңа ел резиденциясе буенча экскурсия үткәрә. Моннан тыш балаларның хыяллары да тормыш ка аша - алар анда җигүле этләрдә рәхәтләнеп йөриләр. 

 

Фото: следственное управление СК России по РТ

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация

Нет комментариев