Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Сәламәтлек

21 июль – зыянлы ризык көне

Роспотребнадзор дөрес туклану яклы

Зыянлы ризык көнендә Роспотребнадзор белгечләре дөрес туклануның мөһимлеген ассызыклый.

Татлы газлы эчемлекләр, соклар, фаст-фуд һәм башка кайбер продуктлар туклыклы матдәләрдән мәхрүм ителү белән бергә, организмга зыян китерергә дә мөмкин.

Газлы эчемлекләрдә күп санда өстәлгән шикәр яки ясалма балландыручы ингредиентлар бар. Мисал өчен,  аспартам - бавыр өчен зарарлы, артык май җыелуга китерергә мөмкин.

Каплардагы җиләк-җимеш сокларының составында да  шикәр булырга мөмкин. Моннан тыш, суларын сыкканда алар клетчаткалардан мәхрүм кала.

Пиццаның камырына зарарлы матдәләр салалар, ите дә сыйфатлы түгел.  

Коры иртәнге ашларны әзерләү өчен артык мәшәкатьләнәсе юк, әмма аларның файдасы да юк. Еш куллансаң, баллыга ияләшү барлыкка килә.

Фри, нагетсы кебек кабымлыкларда трансмайлар күп. Клярда пешерелгән башка ризыклар да зарарсыз түгел: югары температураларда кыздырылган ризыкта зарарлы кушылмалар барлыкка китерә, бу исә организмда ялкынсынуны китереп чыгарырга мөмкин.

Мондый ризык фигурага гына түгел, организмга тулаем зыян сала ди белгечләр. Алар сыйфатлы, натураль продуктларга өстенлек бирергә киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: туклану