Газета укучыларыбызның сорауларына «Ваше право» юристлык агентлыгы җитәкчесе Руслан Шәймөхәммәтов җавап бирә.
Сорау:
– Улыма 30 яшь, ул берничә ел миннән аерым яши, фатир өчен түләүләргә кушылмый, ләкин минем фатирда пропискада тора. Фатир бары тик минеке генә. Мин аның ризалыгыннан башка аны пропискадан төшерә аламмы?
Җавап:
– Кайбер очракларда төшерергә була, тик улыгыз пропискадан төшүдән баш тартса, мәсьәләне суд аша хәл итәргә туры киләчәк.
Суд кешенең фатирда чынлыкта яшәве-яшмәвен, аның күченүе үз ирке белән булганмы-юкмы, бөтенләйгәме икәнен, торак-коммуналь чыгымнарны күтәрү-күтәрмәвен, шәхси әйберләренең фатирда саклану-сакланмавын, аның биредә яшәвенә комачаулаучы сәбәпләр бармы-юкмы икәнен һәм башка хәлләрне ачыклаячак.
Шуңа күрә исбатлау өчен «ул монда күптән яшәми» дигән сүз генә җитмәскә мөмкин. Судка мөрәҗәгать итәр алдыннан улыгызның чыннан да күченеп китүен һәм фатирдан файдаланмавы турында дәлилләр җыеп кую яхшы.
Нет комментариев