Чаллы физкультура диспансеры исемен үзгәртте
Сәламәтлек

Чаллы физкультура диспансеры исемен үзгәртте

Биредә озак яшәүгә йогынты ясаучы система булыдрачаклар

Чаллы физкультура диспансерының исеме рәсми рәвештә Җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге (ҖСМПҮ) дип үзгәртелде.

Учреждениедәге үзгәрешләр һәм озак яшәүгә ирешүнең яңа стратегиясе турында баш табиб Мансур Потеев сөйләде.
Баш табиб сүзләренчә, бу гади исем алыштыру гына түгел, ә медицина оешмасын шәһәрдәге озын гомер итү үзәгенә әйләндерү буенча төп бурычны хәл итүгә мөһим адым. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә гамәлгә ашырыла торган бу адым шәһәрнең уникаль спорт медицинасы базасын тулысынча саклап кына калмыйча, шулай ук меңләгән Чаллы кешесе өчен яңа бушлай медицина мөмкинлекләре ача.

«Яңа система булдырачакбыз. Анда без кешенең сәламәтлеге белән авырый башлагач түгел, куркыныч янаган факторлар, бик кечкенә сигналлар беленү белән үк  идарә итә башлаячакбыз, — диде Үзәкнең баш табибы Мансур Гали улы Потеев. — Озын, актив, сыйфатлы тормышка йогынты ясаячак система төзү бурычы тора»

Учреждение үзгәртеп корылгач, спортчылар белән эшләүнең гадәти графигы бозмаячак. ДЮСШның барлык яшь тәрбияләнүчеләре һәм профессиональ спортчылар планлы тирәнәйтелгән тикшерүләрне элеккеге мәйданчыкта узуны дәвам итәчәкләр.


Нет комментариев