Бу хакта Республика клиник наркология диспансеры матбугат хезмәте хәбәр итте.
Григорий Порсев Чаллының наркология диспансеры баш табибы итеп билгеләнде. Моңа кадәр филиал җитәкчесе вазифаларын Эльмира Грекова башкарды. Порсев моңа кадәр Аксубай үзәк район хастаханәсенең баш табибы булып эшләде. Хәзер ул Чаллыда хезмәт юлын дәвам итә. «Григорий Васильевич бүлек мөдиреннән баш табибка кадәр юл үтте. Ул җитди әзерлекле. Клиника да, җитәкчелек тә, кадрлар резервы мәктәбе дә узган. Бүген Чаллы филиалына нәкъ менә шундый җитәкче кирәк дип уйлыйм», – диде Республика клиник наркология диспансеры баш табибы Ренат Үткелбаев.
Фото республика наркология диспансерыннан алынды
Нет комментариев