Әлфәс хәзрәт Гайфуллин: «Әбием белән качып догалар ятлый идек»
Яңалыклар тасмасы

Әлфәс хәзрәт Гайфуллин: «Әбием белән качып догалар ятлый идек»

Яшьлек елларында ул кешеләрне янгын тозагыннан коткару белән шөгыльләнгән булса, соңгы 34 елда инде ул халыкны ахирәт дөньясы утыннан саклап калу өчен бар көчен куя.

Сүзебез Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин хакында. Ислам динен үстерүгә, дини һәм милли кыйммәтләрне саклауга керткән өлеше һәм намуслы хезмәте өчен ул 70 яшен каршылаган көннәрдә Мәрҗани медале һәм күпсанлы Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Бу казанышыларга, кадер-хөрмәткә ирешү өчен Әлфәс хәзрәткә тормышында нинди урау юллар үтәргә туры килгән соң?! Бу хакта үзе белән әңгәмә корып алдык. 

Чаллы мэры Наил Мәһдиев Әлфәс хәзрәткә Рәхмәт хаты тапшыра
Чаллы мэры Наил Мәһдиев Әлфәс хәзрәткә Рәхмәт хаты тапшыра

– Әлфәс хәзрәт, Чаллыда күп еллар яшәп тә, сезнеке кебек исемне бүтән ишеткән булмады? 
–  Аны миңа әткәй белән әнкәй кушкан. Һәм ул, дөрестән дә, сирәк очрый. Шуңа күрә үзем дә балачактан ук аның мәгънәсе белән кызыксына идем. Ул гарәп теленнән килгән дип беләм. Аның мәгънәсе – сүз, әйтем, сөйләм белән бәйле дип аңлатыла. Исем бит ул кешегә тормышы дәвамында ниндидер җаваплылык та өсти. Сүз белән бәйле исем йөртүче буларак, әйткән сүземә һәрвакыт игътибарлы булырга, кешене рәнҗетмәскә, бары яхшы сүздә булырга тырышам. Диндә дә сүзнең урыны бик зур бит. Кеше әйткән сүзе белән савап та ала, гөнаһ та кылырга мөмкин. 
– Дин юлына беренче адымнарыгыз да гаиләдә, якыннарыгыз тәрбиясе белән башландымы? 
– Мин Зәй районының Аксар авылында алты балалы гаиләдә өченче бала булып дөньяга килдем. Әткәй сугыш ветераны иде, колхозда бригадир булып эшләде. Әнкәй дә шунда төрле эшләрдә хезмәт куйды. Без, нигездә, әби тәрбиясендә үстек. Дини тәрбияне дә безгә ул бирде. Әбиебез бик иманлы кеше иде. Дин тыелган вакытлар булса да кача-поса намазын да укыды, уразасын да тотты. Рамазан аенда иртүк мине дә махсус уятыр иде. Аның сәхәр өчен саклаган җимешләре, тәм-томнары әле дә күз алдымда. Ул миңа кечкенә генә догалар, сүрәләр дә ятлатты. «Боларны миңа гына укы, башка кешегә әйтә күрмә, мәктәптә дә белдермә», – дип кисәткәне дә истә. Күрше әбиләре керсә генә укып күрсәтә идем. Алар миңа сәдака, тәмле күчтәнәчләр бирәләр иде. Шул мизгелләр күңелемдә бик җылы хатирәләр булып уелып калды. 
– Әлфәс хәзрәт, бүгенге сабыр, ипле холкыгыз балачактан ук киләме? Кечкенә чакта нинди малай идегез? 
– Әйе, бик тыйнак, тыңлаучан, тырыш идем. Тырышкан табар, ташка кадак кагар дип үстерделәр безне. Бер эштән дә читенсенеп тормадык, хезмәт белән чыныгып үстек.  Югары сыйныфларда да көн саен күрше авыл мәктәбенә өч чакрымны җәяү барып, җәяү кайта идек. Һава торышына да карамадык. Ул да үзенә күрә бер холыкны тәрбияләү чарасы булгандыр инде. Мәктәпне тәмалгач, 17 яшемдә инде авылдан чыгып киттем. Түбән Камадагы 44нче училищеда ел ярым электрослесарь һөнәре буенча укыдым. Аннары армиягә алдылар. Кавказ аръягында, Грузиядә булдым, танкист булып хезмәт иттем. Армиядән кайткач Зәй, Түбән Кама калаларында монтажчы булып эшләдем. Көрәш белән дә мавыгып алдым. Сабантуйларында батыр калганым да булды. 
– Чаллыга нинди юллар алып килде?
– 1979 елда дусларым чакыруы буенча килдем. Шәһәр миңа беренче күрүдән үк ошады: яңа йортлар, киң урамнар… Монда татарлык та көчлерәк сизелә иде. Биредә булачак хәләл җефетем Рәфисә белән дә таныштым. Ул да Зәй районанан булып чыкты, миннән дүрт яшькә кечерәк. Чаллыга укырга килгән булган. Бер чарада очраштык та, озак та йөрми кавышырга булдык. Гаилә корып яшәү өчен үз ояң да кирәк бит әле. Аллаһы Тәгалә юлын күрсәтте. Шәһәрнең ремонт, эксплуатация һәм коммуникацияләр идарәсендә эшләүчеләргә торак биргәннәрен белгәч, шунда эшкә урнаштым. Октябрьдә өйләндек, декабрьдә инде тулай торакта бүлмә бирделәр. 12 кв метрлы гына булса да бик матур яшәдек. Беренче кызыбыз да шунда туды. Гаилә ишәя башлагач, торак шартларын тагын да яхшыртасы килде. Шул вакытта мине янгын сүндерү бүлегенә эшкә чакырдылар. Аерым фатир бирәчәкбез, дип өметләндергәч, ризалаштым. 1981 елда отделение командиры итеп эшкә алдылар. 1983 елда Ивановодагы янгын сүндерү училищесына читтән торып укырга кердем, имтиханнар тапшырдым. Укыган вакытта ук каравыл башлыгы итеп тә куйдылар. 
– Исламда кеше гомеренең кадере аеруча зур. Коръәндә: «Кем дә кем бер кешенең гомерен саклап калса, ул бөтен кешеләрнең гомерен саклап калган кебек булыр», – диелә. Сезнең хезмәтегездә бу сүзләрнең мәгънәсен тоярлык мизгелләр булгандыр...
– Сер түгел, булды. Берсендә янгын вакытында лифтта бикләнеп калган кешеләрне коткарырга туры килде. Бөтен подъезд кара төтен белән тулган, кабельләргә ут капкан иде. Ярамаса да, җаваплылыкны үз өстемә алып, лифтерны да үзем белән алып кердем, аңа махсус изоляцияле противогаз кидердем. Чөнки ул вакытта безнең һәр хәрәкәтебез лифт эчендәге кешеләрнең тормышына бәйле иде. Шөкер, ишекләрне ачып, өч кешене дә чыгара алдык. Аларның берсе төтенгә буылып, инде аңын югалта башлаган иде. Ул мизгелдә һәр секундны дөрес файдалануыбыз кешеләрнең гомерен саклап калырга ярдәм итте.
– Әмма 1988 елда тормышыгызда көтелмәгән борылыш була һәм сезгә 8 ел буе яратып башкарган хезмәтегездән китәргә туры килә.
– Әйе, сәбәпләренә тукталып торасы килми.  Бер дә китәрмен дип уйламаган идем. Әмма Аллаһ юлымны башкачарак язган булып чыкты. Башта эшмәкәрлек белән шөгыльләнеп алдым. 1988 елларда кооперативлар оешкан чор иде. Дустым белән без дә кооператив та төзедек, кече предприятие дә ачтык.  1990 елларда милли хәрәкәт көчәйде, дингә игътибар артты, мәчетләр төзелә башлады. Шул чорда безнең тормышка да кабат дин килеп керде. ЗЯБ бистәсендәге мәчеткә матди ярдәм күрсәткән идек. Шул рәвешле хәзрәте белән дә дуслашып киттек. Ул безне җомга намазларына чакырды. Шулай итеп мәчеткә йөри башладык. Тора-бара хәзрәт безне укырга керергә дә өндәде. Әнә шулай мин 1992 елда 36 яшемдә шәһәребездәге мәдрәсәгә дини белем алырга кердем. Мин килгәндә укулар башланган иде инде. Шәкертләрне куып тотарга туры килде. Төннәрен дә йокламый укыдым, икешәр дәрес ятладым. Җитәкче булып эшләгән бер танышым гаиләмне матди яктан тәэмин итәргә булышты. Аңа Аллаһның рәхмәтләре булсын. 
– Тырышлыкларыгызның нәтиҗәсе дә озак көттермәгән. Мәгълүм булганча, мәдрәсәдә укыганда ук сезгә имам булырга тәкъдим итәләр.
– Әйе, мәдрәсәне дә ашыгыч рәвештә тәмамлап, 1993 елдан булачак «Нур Ихлас» мәчетендә имам-хатыйб булып хезмәт итә башладым. Башта кечкенә генә вагоннарда утырсак, аннары инде мәчет сафка басты. Мәдрәсәләр дә булдырылды. 1999 елда инде миңа имам-мөхтәсиб булырга тәкъдим ясадылар. «Бер ел гына булып тор», – дип сорадылар. Мөхтәсибәтне бер кеше генә тарта торган эш түгел, аның тирәсендә кешеләр, бүлекләр булырга тиеш бит. Шуңа күрә иң элек имамнар белән ныклап танышып, аларны бер мөхтәсибәт астына җыю белән шөгыльләндем. Ул вакытта шәһәрдә 10-12 мәчет булгандыр, күбесенең документлары юк иде, аларны рәсмиләштерергә туры килде. Аннары инде яңа иман йортлары да төзелде, тәрбия үзәкләре дә ачылды, «Җәмигъ» мәчетебездә дә эшләр җанланды, хәләл комитет та булдырдык.  
– Әлфәс хәзрәт, соңгысына тукталсак, хәләл юнәлеше бүген көндә Татарстанның мөһим тармакларының берсенә әйләнде. Бу эшнең нәкъ менә Чаллыда башланып китүен дә әйтеп үтәргә кирәктер. 
– Әйе, нәкъ шулай. «Бер тавыктан башланган эш инде ул», – дип шаярып искә алабыз без аны. 2000 еллар башында бу юнәлешне максатчан рәвештә үстерә башладык. Без аның киләчәктә зур системага әйләнәчәген аңладык. Максатыбыз – кешеләрне хәрәмнан ерагайтып, хәләлгә якынайту иде. Башта кечкенә кибетләрдән башласак, соңрак зур сәүдә үзәкләренә чыктык. Чит ил тәҗрибәсен дә өйрәндек. Бүген исә Татарстан хәләл индустриясендә алдынгы төбәкләрнең берсе. Бу тармакны үстерүдә ярдәмчем Фоат хәзрәт Мөхәммәтовның да өлеше зур булды. 
– Бүген сезне иң нык сөендергәне нәрсә?
– Кешеләрнең дингә тартылуы куандыра. Аллаһка шөкер, 17 мәчетебез эшли, аларга халык йөри. Һәркайсында диярлек мәчет яны курслары да эшли, онлайн-укулар да бар. Коръән ятлау, намазга өйрәнү буенча дәресләр үткәрелә. Яшьләр, балалар килә. Алар белән аерым якын килеп эшлибез. Чөнки үсмерләрне өстәл артына утыртып кына, кагыйдәләр ятлатып кына булмый. Без алар белән футбол да уйныйбыз, походка да чыгабыз, лагерьларда да ял итәбез. Ислам ул – яшәү рәвеше, кагыйдәләр, чикләүләр генә түгел – шуңа төшендерәбез.  Мөселман ул киңкырлы үсеш алган кеше булырга тиеш. 
– Әлфәс хәзрәт, бүгенге көндә интернет аша да дингә җәлеп итүчеләр шактый. Моңа карашыгыз нинди?
– Интернетта яхшысы да, начары да бар. Диннән биздерүче, ялгыш юлга алып китүче, хәтта терроризмга этәрүче мәгълүматлар та очрый. Анда кем утырганын белмибез бит. Шуңа күрә динне интернеттан түгел, ә мәчеткә килеп өйрәнергә кирәк. Моның өчен бездә мөгаллимнәребез дә, тәрбиячеләребез дә җитәрлек.
– Ә бүгенге көн мөселманнарында нинди сыйфатлар тәрбияләр идегез?
– Әдәплелеккә өйрәтер идем. Иң авыры шул. Мәсәлән, кайберәүләр бер-берсенә хәтта сәлам бирергә дә оныта. Бу кечкенә генә нәрсә кебек, әмма әдәп шундый кечкенә гамәлләрдән башлана да инде. Телдә бар, гамәлдә юк. Гыйбадәт бар, әдәп юк. Ә Ислам гыйбадәттән һәм әдәптән тора. Ярты дин булмый, ярты әдәп тә булмый. Икесе дә бергә булырга тиеш.
– Балаларны тәрбияләүдә иң нәтиҗәле ысуллар нинди дип уйлыйсыз?
– Бала синең мисалыңда тәрбияләнә. Шуңа иң элек үзеңә яхшы үрнәк булырга кирәк. Кечкенәләр сүз белән түгел, күз белән сеңдерәләр. Аннары тәрбия хезмәт белән дә килә. Элек-электән безне эшләтеп үстерделәр. Хезмәт кешене кеше итә.
– Әлфәс хәзрәт, хәләл җефетегез Рәфисә ханым белән сез үзегез дә ике кыз тәрбияләп үстергәнсез. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм исә ике яки өч кыз бала тәрбияләп үстергән кешенең җәннәткә керәчәген хәбәр иткән. Ни өчен икән?
– Чөнки кыз бала – ул булачак әни. Ә әнинең гаиләдәге, җәмгыятьтәге урыны бик зур. Хатын-кыз балага тәрбия бирә, аның күңеленә беренче кыйммәтләрне сала. Кызларны яхшы тәрбияләү – киләчәк буынны тәрбияләү дигән сүз. Аллаһка шөкер, безнең кызларыбыз да ислам кушканча яшиләр, мөслимәләр. Биш оныгыбыз бар. Җәй айларында алар безгә кайталар, без дә әби-бабай тәрбиясен бирергә тырышабыз.
– Мәчеттән тыш тагын ниләр белән шөгыльләнәсез? Гади көнкүреш эшләренә дә вакыт табасызмы? 
– Без шәһәр читендә үз йортыбыз белән торабыз. Анда сарай да, бакча да, тавыклар да бар. Үз хуҗалыгың булгач, эш җитәрлек инде ул, тик утырган юк. Хәтта кеше кулыннан алган әлеге йортны да үзем яңарттым: коры стеналары гына утырып калган иде. Яшьли үзләштергән электрослесарь, монтажчы һөнәрләремнең дә менә шулай кирәге чыгып куйды. 
– Әлфәс хәзрәт, 6 сентябрьдә сезгә 70 яшь тулды. Мондый истәлекле көннәрне билгеләп үтәсезме? Кайберәүләр: «Диндә туган көнне бәйрәм итү юк», – диләр бит. 
–  Ә мин: «Син бит дөньяга килгәнсең, шуның өчен Аллаһка шөкер итәргә кирәк», – дип саныйм. Бу безнең өчен – Шөкер көне. 60, 70 яшькә җитү дә – Аллаһ биргән гомер өчен рәхмәт белдерергә зур сәбәп. Гадәттә исә без бу көнне дуслар, туганнар, якыннар белән җыелып, Коръән укыйбыз, догалар кылабыз, вәгазьләр сөйлибез, нәсыйхәтләр әйтәбез. 
– Тормышка ашмаган хыялыгыз бармы?
– Иң зур хыял – һәр мөселманның хыялыдыр инде ул: Аллаһның җәннәтенә ирешү. Без бу дөньяга ахирәткә әзерләнер өчен, гыйбадәт өчен килгәнбез. Шуңа күрә һәр көнне изге гамәлләр кылып, кешеләргә файда китереп, Аллаһ кушканча яшәргә тырышырга кирәк. Дөньядагы гомер – вакытлы, ә ахирәт мәңгелек – шуны исебездән чыгармасак иде. 

Әлфәс хәзрәтне Чаллы мәчетләре имам-хатыйблары, дин әһелләре тәбрикли
Әлфәс хәзрәтне Чаллы мәчетләре имам-хатыйблары, дин әһелләре тәбрикли

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


дин ислам изге ай

Нет комментариев