Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар яздым утырып

Спектакль хисләрне яңартты

Сугыш елы ятимәсе буларак, әсәр күңелемнең иң тирән хисләрен уятты.

 

Чаллы татар Дәүләт драма театрында «Капка» спектаклен карадым. Сугыш елы ятимәсе буларак, әсәр күңелемнең иң тирән хисләрен уятты. Автор сугыштан соңгы еллар вакыйгаларын оста ачкан, дөрес итеп күрсәткән. Спектакль барышында балачагымны искә төшереп йөрәгем әрнеде. Болар барысы да минем баштан үткән хәлләр бит. Миңа бер ай чагында әтием сугышка китеп, 1942 елның гыйнварында Мәскәүне яклаганда вафат булган. Әнием Мәсрүрә 4 кечкенә бала белән калган. Аның гаиләсен ипи белән туендырырлк та хәле булмады. Әтиләре сугыштан кайткан балалар ак ипи ашый иде. Без әти сүзен ишетергә тилмереп үстек.

Хөкүмәтебез сугыш ветераннары, камалышта калган Лениград кешеләрен кайгырта.  Алар өчен махсус кибетләр эшләде. Хәзер аларга фатирлар, 50 000-100 000әр сум акча, бүләкләр бирәләр. Бу – бик дөрес сәясәт. Ә менә ятимлектә үскән үксез балалар ни өчен читтә кала икән?!

«Капка» спектакле миңа бик ошады. Музыкаль бизәлеш тыйнак, ләкин үзәккә үтә торган җырлар сайланган. Сәхнәнең үзенчәлекле бизәлеше, күпфункцияле булуы гаҗәпләндерде. Ут белән бизәү дә гадәти түгел.

Шундый тирән эчтәлекле әсәрне искиткеч итеп сәхнәләштергән сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгуловка, авторга, артистларга рәхмәт. Аларга киләчәктә дә иҗади уңышлар, сәламәтлек юлдаш булсын.

Нәзимә Закирова, Татарстанның атказанган укытучысы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев