Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар яздым утырып

Теш врачына барсам...

Арыганмы, кулындагы инструменты идәнгә төшеп китте.

Теш врачына барсам...

Беркөнне сызлап интектергән тешемне алдырырга бардым. Врач ишеге төбендә байтак кеше җыелган иде. Ниһаять, чиратым җитеп керсәм, аптырап киттем: мине җитмеш яшьләрдәге, ә бәлки тагын да өлкәнрәктер, хатын-кыз каршы алды. Арыганмы, кулындагы инструменты идәнгә төшеп китте. Тешемне суырырга көче җитәрме дип шикләнгән идем, эшен оста башкарды үзе. Киңәшләрен дә, теш урынын чайкау өчен дару рецептын да язып бирде.

Пандемия аркасында врачлар җитми, күбесе белгечлеген үзгәртеп, яман вирус белән көрәшергә мәҗбүр дип сөйлиләр телевизордан. Шуңа күрә пенсиядәге медикларны да эшкә чакырып алалар икән. Бу ханым да шуларның берседер, мөгаен. Рәхмәтнең зурысы инде аларга.

Тәнзилә ВАФИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев