Чаллыда ярминкәләрдә 547 тоннага  якын азык-төлек сатылды
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда ярминкәләрдә 547 тоннага якын азык-төлек сатылды

Ярминкәләр һәр шимбә көнне үткәрелә.

Узган шимбәдә шәһәрнең өч урынында: ипподромда, «Строитель» стадионы каршындагы мәйданда һәм «Южный» агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярмикәнкәләре булды. Аларга 14 муниципаль районнан 27 млн сумнан артык  547 тоннадан артык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелгән иде. Бу шәһәр халкын җитештерүчеләрдән турыдан-туры яшелчә-җимешләр белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирде.
Шәһәр халкы күпләп яшелчәләр: бәрәңге, суган, кишер, шулай ук ит, йомырка, сөт һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алды. Алар сыйфатлы азык-төлекне арадашчыларсыз гадел бәяләрдән сатып алырга ярдәм итте.

3 октябрьдә Чаллыда шул ук урыннарда ярминкәләр була. 

Фотолар шәһәр хакимитяе сайтыннан алынды.
 


Авыл хуҗалыгы ярминкәләре

Нет комментариев