Россия халкы чит банкларның банкоматлары аша хисапларын тулыландыра алачак
Яңалыклар тасмасы

Россия халкы чит банкларның банкоматлары аша хисапларын тулыландыра алачак

Бу кайчан гамәлгә керә?

Россиялеләр 1 октябрьдән банк хисабына акчаларны чит банкларның банкоматлары аша тиз түләүләр системасын (СБП) кулланып кертә алачак. Бу хакта Россия Банкы хәбәр итте.Клиент акчаны бер банкның банкоматы аша кертә һәм аларны икенчесендә үз хисабына күчерә алачак. Банклар мондый хезмәткә кушылыргамы-юкмы икәнен мөстәкыйль хәл итәчәкләр. Бер операция күләме – 25 мең сум. Бер тәүлек эчендә 50 мең сумнан артык түгел, ә бер ай эчендә 200 мең сумнан да артык кертеп булмаячак.

Хәзер банк хисабын үз банкың яки аның партнерларының банкоматлары аша белән тулыландырып була.
 


акча банкомат

Нет комментариев