Яңалыклар тасмасы

Мошенниклардан саклану өчен сервис ачканнар

Дәүләт хезмәтләре порталында мошенниклардан саклану өчен сервис эшли башлаган.

Ул мошенниклыкны кисәтү һәм алдау омтылышына юлыгучыларга ярдәм итү максатында булдырылган. Сервиста «Мошенниклар Дәүләт хезмәтләре порталына керергә маташа» («Мошенники пытаются получить доступ к Госуслугам») һәм «Челтәрдәге мошенниклардан сакланасым килә» («Я хочу защититься от мошенников в сети») хезмәтләреннән файдаланырга мөмкин. 
Беренчесе мошенникларга үзенең паролен яки смс аша килгән кодны хәбәр иткәннәргә билгеләнгән. Анда аккаунтны үзеңә кире кайтару буенча тәфсилле киңәшләр китерелгән. Икенчесе киберҗинаятьләрне кисәтүгә багышланган. Анда күчемсез милек белән гамәлләргә, мобиль элемтә килешүләрен рәсмиләштерүгә, кредитлар һәм займнар алуга тыю салу ысуллары, шулай ук ышанычлы кеше ярдәмендә аккаунтны саклап калу (мошенник өлкән яшьтәге кешенең аккаунтына керергә маташканда, парольне торгызуны раслау өчен код нәкъ менә ышанычлы кешенең телефонына килә), телефоннан сөйләшкәндә иминлек кагыйдәләре турында сөйләнелә.
 


сак булыгыз: мошенниклар

Нет комментариев