Чаллыда яңа шәһәрне искесе белән тоташтыручы күпердә ремонт тәмамланды
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яңа шәһәрне искесе белән тоташтыручы күпердә ремонт тәмамланды

Башкарма комитет җитәкчесе күпердә хәрәкәтне ачты.

Чаллыда "Пединститут" тукталышы янындагы күперне ремонтлау тәмамланды. 27 сентябрьдә иртәнге сәгать 6да биредә хәрәкәт ачылды. Бу хакта башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Салахов үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итте.  

«Без  "җөйләре»не ремонтлауны  тәмамладык һәм «Пединститут» янындагы күперне ачтык. Вәгъдә иткәнебезчә, ремонт эшләрен 28 сентябрьгә кадәр тәмамладык, - диде ул. 27 сентябрьдә күпердә хәрәкәт ачылды".

Фотолар Фәрид Салаховтан алынды.


Юллар ремонтлау Күперләр

Нет комментариев