Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

Җиләк туңдырдыгызмы?

Җәйге муллыкны кышка бернинди югалтуларсыз саклыйсы килә. Моның иң дөрес юлы – аларны туңдыру.

Җиләкләрнең барысы да туңдыру өчен яраклы. Иң мөһиме, алар чиста, коры һәм каты булырга тиеш. Туңдыру өчен артык нык пешкән җиләкне алмыйлар. 

Төп таләп: җиләк коры булырга тиеш. Югыйсә, ул бозланып ката, ә эреткәндә тәмен һәм файдалы матдәләрен югалта. Җиләкләрне юып, таратып киптерергә кирәк. Аннан җиләк өстенә шикәр комы сибәргә мөмкин. Ул артык дымны үзенә сеңдерәчәк. 

Җиләкләрне зур булмаган порцияләр белән туңдырыгыз. Бер эретелгән җиләкне кире туңдыргычка куярга ярамый. Аны пакетта түгел, а пластик контейнерларда туңдыру уңайлы. Чөнки анда җиләкләр яхшырак саклана. Аеруча бакча җиләген, кура җиләген контейнерга салырга тырышыгыз. Чия, крыжовник, карлыган полиэтилен пакетта да яхшы тора.

Фото: freepik.com сайтыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев