Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

Орлыкларны уятабыз

Орлыклар тиз тишелсен өчен алоэ согы, «Эпин» кебек стимулятор, һич югы, зарарсызландыру өчен, марганцовка эремәсендә эшкәртергә була. Әмма монда төп ялгыштан сакланыгыз.

Иң элек коры орлыкны чиста суда (моның өчен йомшак эрегән кар суы яхшырак) 2-3 сәгатьләп җебетергә кирәк. Йомшарган орлыкларны гына стимуляторлы эремәгә салып алырга була. Югыйсә, артык күп доза стимулятор сеңдереп янарга да мөмкиннәр.
Орлыкларны эрегән кар суында үрдерсәгез яхшы. Аларны шундук җиргә утыртырга кирәк. Үрдерелгән орлыкларны салкын туфракка чәчәргә ярамый. 

Үсентеләр өскә тартылмасын өчен нишләргә?
Үсенте яктылык җитешмәү, температура югары һәм дым күп булудан өскә тартыла. Моны булдырмас өчен әрҗәләрне яктырак урынга куярга, кояш нурлары җитешмәгәндә өстәмә яктыртырга, суны чама белән генә сибәргә һәм температураны киметергә кирәк. Әлеге өч шартны үтәү бу проблемадан саклар.

Ничек тамырландырырга?
Үсентеләр һәм гөлләрне ботак, чыбыкчыдан үрчеткәндә, мондый хәйләдән файдалана аласыз: 1 стакан суга 1 төймә активлаштырылган күмер салып эретергә. Стакан калынлыгында пенопласт кисәргә, уртасына тишек тишәргә. Чыбыкчаны пенопласт түгәрәгенә кертергә һәм стаканга кидертергә кирәк. Болай ботак суга тиешле тирәнлеккә генә кереп тора, активлаштырылган күмер аны черүдән саклый.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X