Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Яшьләргә карыйм да, исем китә!

Укучыбыз уй-фикерләре.

Шәһәрдән каникулга кайткан кыз балаларга карыйм да, исем китә: колакларында ике төрле алка, өсләрендә бер җилкәсе ачык, асылынган-салынган кофта, тегеннән-моннан ертык чалбар, аякларында икесе ике төрле кроссовкалар... Миндә малай оныклар гына, кызлар булса, алар да шулай киенерләр иде, мөгаен. Мода шундый диләр бит...

Киемнәренең рәте булмаган кебек, ашауларының да рәте юк хәзерге балаларның. Өйдәге тавык шулпасына кулдан кисеп пешергән токмачлы аштан, каймаклы катыктан борын җыерган булалар. Кибеттә сатыла торган, арзанлы пакетлы токмачны, сосиски-колбасаларны яратып ашыйлар. Пирогларга исләре китми, пицца сорыйлар. Өйдә кайнаткан компотны да бик ялындырып кына эчәләр, кибет соклары, газлы сулар кирәк аларга. Җыен зыянлы ризык ашыйлар бит, ашказаннары бозылмасын дип борчылам инде. Малайга, кызга балаларыгызны файдалы ашамлыкка өйрәтмәгәнсез дигәч, нишләтик, шуларны яраталар бит диләр. Үз оныкларыбыз булсалар да, бөтенләй безнеңчә түгел шул бу балалар, хәерлегә булсын инде.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев