Песидән качкан карлыгач
Бу кызык

Песидән качкан карлыгач

Кич кырын кибеттән кайтканда, яр карлыгачының (стриж) баласы миңа килеп кунды.

 Карасам, песидән качкан мәле икән. Очыртып җибәрәм, тик ул миңа кабат килеп ябыша. Аптырагач, фатирыма алып кердем инде. Су эчердем, оя ясагач, рәхәтләнеп йоклап китте. Уянгач, кычкыра башлады. Күзлек киеп карасам, бетле икән. Тазга җылы су салып, бетләрен алдым. Суалчанны вак-вак бүлеп, пинцет белән ашаттым.

Оясына салып, йокларга салдым. Иртән минем култык астыннан таптым. Балконны ачып очырдым, тик ул бераз очкач, яңадан миңа кунаклады. Эшкә бергә киттек. Автобуста да минем җилкәдә утырып барды. Промзона янына җиткәч, безнең яннан 25ләп яр карлыгачы очтылар.

Бу да миннән күтәрелеп, аларга ияреп, очып китте. Бераздан кабат җилкәмә кунды. Нидер «әйтте» кебек тоелды, тик аңламадым. Тагын иптәшләренә иярде. Озак кына мине озаттылар да, юкка чыктылар... Тормыш китабының бер бите... Кыска гына гомер мизгеле, үзе әллә ни түгел дә кебек. Фикерләгән кешегә бер зур вакыйга кебек…

Шәфкать Ганиев. Ижау шәһәре
Фото: карлыгач / автор фотосы
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


тормыш үзе

Нет комментариев