Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Тары кыстыбые

Наилә Гыйләҗева-Гыйбадуллина рецепты.

Социаль челтәрләребездә кыстыбый фотосын куйгач, «Одноклассники»да Энҗе Җаббарова аның эчлеге турында сораган. «Тары ярмасы белән эчен ничек ясарга әле? Ашыйсы килеп китте, әни пешерә иде бәләкәй чакта, яратмый идек, эх, ашыйсы килә хәзер» – дип язган ул. Аңа җавап итеп Наилә Гыйләҗева-Гыйбадуллина рецептын язган, фотосын да җибәргән: 

– Тары ярмасын юып суга салырга, кайнатып чыгарырга һәм бөтен суын түгәргә. Шулай итсәң ачысы бетә. Сөт салып ботка пешерергә. Аз гына тоз, шикәр, ак май салырга. Гел болгатып торырга.

Камырга ниләр саласын үзегез дә беләсездер, шулай да бер варианты мондый – 3 йомырка, 2 аш кашыгы майонез, 2 аш кашыгы су, ярты стакан сыек май, тоз, он салып ясарга кирәк.

Наилә Гыйләҗева-Гыйбадуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев