11 июль 2022 яңалыклары
-
Шәһәр мэры яңа төзелеп килүче мәчеттә булды
Бүген Чаллы мэры Наил Мәһдиев төзелеп килүче Җәмигь мәчетендә булды.
-
Камада яшүсмер батып үлгән. Прокуратура тикшерү башлады
Водолазлар Камадан Sundale пляжы тирәсендә батып үлгән 16 яшьлек яшүсмернең мәетен табып алдылар. Чаллы прокуратурасы тикшерү башлады.
-
Кәбестәне корткычлардан ничек сакларга?
- Кәбестәне корткычлардан саклауның бер-ике ысулын язып китим әле, - дип яза безгә тәҗрибәле бакчачы Рәмзия Әхмәдуллна.
-
Питрауга бүләкләр җыйдылар - ВИДЕО
Сарман районы Нарат-Асты авылында Питрау бәйрәменә бүләкләр җыйдылар. Бәйрәм 15 июль көнне уздырылачак.
-
Биредә һәр баланы яраталар - ФОТО, ВИДЕОЛАР
Чаллы шәһәренең 27нче комплексында физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен үсеш академиясе эшли. Үзәккә «Александровский сад» дип исем бирелгән. Ул үзәкнең директоры Алсу Клипованың авыру баласы Александра хөрмәтенә шулай аталган. Үзәк инвалид балаларны төрле яклап үстерү белән шөгыльләнә, социаль тормышка яраклашырга өйрәтә, алар белән тәҗрибәле педагоглар, психологлар эшли.
-
«Сабан туеннан да концерт карап кына кайтып китәбез, «Пятачокларда» алай түгел!»
«Интертат» электрон татар газетасы сайтында журналист Гөлүсә Ибраһимованың интервьюсы чыкты. Аның әңгәмәдәше – «Шәһри Чаллы» газетасының баш редакторы Резидә Юсупова. Резидә Мәхмүтовна газетабызның олы проекты – «Пятачок»лар турында һәм газетаның перспективасы турында сөйләде. Әлеге әңгәмәне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
«Сабантуй балалар журналы» YouTube каналында яңа видео урнаштырылды
«Шәвәлидән сора»уның чыгарылышы йорт хайваннары турында.
-
Алмаз Ишморатовны Башкортстанга мәртәбәле конкурска чакырганнар - ВИДЕО
Чаллы җырчысы, халыкара конкурслар лауреаты Алмаз Ишморатовны Башкортстанның Шаран районында узган конкурска жюри итеп чакырдылар. Анда татар халык җырларын һәм татар композиторларының җырларын башкаручылар көч сынашты.
-
Фотограф Алмаз Мәһәдиев: "Кешеләрнең эмоцияләрен фотога төшерергә яратам"
Үткән ялларда Җиңү паркында «Шәһри Чаллы» газетасының җәйге проекты – «Эх, Чаллы пятачоклары!»ның чираттагысы булды. Бу юлы ул Сабан туе формасында үтте.
-
Өйләргә ут капмасмы?!
Тукай районы Суровка авылыннан редакциябезгә борчылып шалтыраттылар.
-
Җәен кан басымын ничек нормада тотарга?
Җәйге кызу көннәрдә кан басымы аеруча да «уйнарга» ярата. Берәүләрнең ул менеп китә, икенчеләр исә аны ничек күтәрергә белмичә аптырый. Табиблар гипертоникларга катгый рәвештә, эссе көннәрдә өйдә генә утырыгыз, ди.
-
Чаллыда җәй көннәрендә мәдәни программа нинди булачак?
Мәдәният идарәсе башлыгы Румил Кәрәмиев шәһәрнең җәмәгать киңлекләрендә җәй көне үтәчәк чаралар турында сөйләде.
-
«Шәһри Чаллы» кызлары һава шарында очты - ВИДЕО
«Шәһри Чаллы» газетасының сайт редакторы Гөлия Ибатуллина һәм дизайнер Динара Шакирҗанова һава шарында күккә күтәрелделәр.
-
Иделдә баткан теплоход пассажирларының берсенә табиб ярдәме кирәк булган - ВИДЕОЛАР
Кичә Иделдә баткан теплоходтагы пассажир хатын медицина ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
-
11-17 июльгә йолдызнамә
Кучкар. Бар көчегезне җыегыз, чөнки атна сезнең өчен шактый киеренке үтәчәк. Барлык җиңүләрне дә талашып диярлек яулап алырга туры киләчәк. Сез көч һәм оптимизм белән тулы булырга тиеш, күңел төшенкелеге турында онытыгыз.