Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • 27 август 2014 яңалыклары

    • 27 август 2014 - 09:57
      Үрнәк гаиләләр
      27 августта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тормыш иптәше Гөлсинә ханым белән республиканың үрнәк гаиләләре өчен тантаналы мәҗлес оештыра. Анда Чаллыдан Елена белән Владимир Чагиннар һәм Елена белән Юрий Соленовлар гаиләләре дә барачак. Владимир Чагин - Чаллыны бөтен дөньяга таныткан күренекле спортчы. Ул "КАМАЗ-Мастер" командасы белән Дакар ярышларында узышып, күп тапкырлар...
    • 27 август 2014 - 07:23
      Белгеч киңәше
      Яхшы музыка сихәтләндерә Приморье өлкәсендәге хатын-кызлар консультациясендә һәрвакыт искиткеч матур талгын музыка уйнап тора. Ул табиб янына керергә әзерләнгән пациентларны тынычландыра, күңелләренә өмет, ышаныч өсти дигән фикердә бирегә йөрүчеләр. Бигрәк тә авырлы хатын-кызларга ошый мондый музыкаль шифаханә. Хикмәтле массаж Сабыйны йокларга яткыру еш кына зур проблемага әйләнә. Ә сез аны...
    • 27 август 2014 - 07:04
      Шәһәр хакимендә кунакта
      Кичә Васил Шәйхразиев тормыш иптәше Гөлнур ханым белән Чаллыдагы үрнәк гаиләләрне кабул итте. Тантаналар сараена бер-берсен хөрмәт итеп, дуслыкта-татулыкта яшәгән 20 гаилә килгән иде. Хаким залдагы кунакларга мөрәҗәгать итеп: "Ак калабыз үз вакытында барыбызны да үзенә сыендырып, туган шәһәребезгә әйләнде. Чаллы төзелгән елларда бары 39 мең кеше яшәсә, хәзер инде...
    • 27 август 2014 - 06:34
      Яңа туган сабыйлар ник үлә?
      Шушы көннәрдә Яр Чаллы медицина советының 2014 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләренә багышланган чираттагы утырышы булды. Көн тәртибендәге төп тема - яңа туган сабыйларның үлеменә китергән сәбәпләрне тикшерү, анализлау. Фикер алышуларда шәһәрнең дәвалау-профилактикалау учреждениеләре җитәкчеләре, акушер-гинекологлар, неонатологлар, анестезиолог-реаниматологлар, педиатрлар, шулай ук шәхси медицина учреждениеләре вәкилләре катнашты. Чыннан да, медицинага югары технологияләр...
    • 27 август 2014 - 06:33
      Проект уңышлы булачак
      Чаллыга эшлекле сәфәр белән Көньяк Кореядан делегация килде. Аларны башкарма комитет җитәкчесе Фәрһад Латыйпов каршы алды. "I-One Innotech LLC" компаниясе бер елдан артык "Сатурн" ҖЧҖ белән хезмәттәшлек итә. Предприятие гидромеханик ишек приборлары, автомат ишек җайланмалары өлкәсендә махсуслашкан. Ул күпсанлы халыкара патентлар алган, бары тик алдынгы технологияләрне кулланып эшлиләр. "Сатурн" ҖЧҖнең...
    • 27 август 2014 - 06:26
      18 тонна бал
      Бу ялларда Яр Чаллының "Южный" агросәнәгать паркында ярминкә узды. Россиянең алты төбәге һәм Татарстанның 12 районыннан килгән умартачылар 18 тонна бал сатты.
    • 27 август 2014 - 06:20
      Чаллыга яшь хәрбиләр килә
      4 сентябрьдә Чаллыда яшүсмерләрнең "Робинзон" хәрби-патриотик слеты була. Анда катнашырга Татарстан районнарының тернәкләндерү үзәкләреннән сигез команда теләк белдергән. Өч этапта узачак слет бәйгеләреннән тыш, балалар хәрби-патриотик уенда катнашачак һәм шәһәр балалар иҗат сарае музеенда экскурсиядә булачак.
    • 27 август 2014 - 06:19
      Чаллыга йолдызлар җыела
      7 сентябрьдә Сара Садыйкова исемендәге концерт залында "Йолдызлык" фестивале җиңүчеләре һәм лауреатлары, республиканың иҗат коллективлары концерты була.
    • 27 август 2014 - 06:16
      “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!”
      "Безнең мирас" хәйрия фонды "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!" акциясендә актив катнаша. Бүген әлеге фонд "Ышаныч" социаль үзәгендә 54 гаиләдә тәрбияләнүче 66 балага мәктәп формасы һәм канцелярия кирәк-яраклары бүләк итте.
    • 27 август 2014 - 06:13
      390 пандус куелачак
      Чаллыда "Уңайлы тирәлек" программасы кысаларында йортларга һәм социаль-мәдәни объектларга 390 пандус куелачак. Моның өчен 9 млн 700 мең сум акча бүлеп бирелде.
    • 27 август 2014 - 06:07
      Укучылар беләзәк киячәк
      Чаллыга федераль максатчан программа буенча яктылык кайтаручы 4500 беләзек алынды. Аларны беренче сыйныф укучыларына таратачаклар. Бу машина йөртүчеләргә караңгыда балаларны күрү мөмкинлеген арттыра.
    • 27 август 2014 - 05:19
      Иң мөһиме – сыйфат
      Яр Чаллыда яңа трамвай линиясе өчен рельслар һәм шпаллар салу мәйданнары тулысынча әзер. Әлеге җиһазларны урнаштыру инде 65 процентка үтәлде. Эшләр тулысынча төгәлләнгән участоклар дәүләт системасы буенча кабул ителәчәк, дип ассызыклап әйтте шәһәр хакиме Васил Шәйхразиев. "Бүген без трамвай юлының һәр метрын җентекләп тикшереп, шунда ук кимчелекләрне подрядчыга күрсәтеп, төзәтеп...
    • 27 август 2014 - 05:10
      Җәлил һәйкәленә – чәчәкләр
      Милләтебезнең данын бөтен дөньяга таныткан шәхесләр бар. Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, шагыйрь Муса Җәлил әнә шундыйлардан. Ул Бөек Ватан сугышы башлангач, үз теләге белән фронтка китә. Яраланып, әсирлеккә төшә. Ләкин монда да югалып калмый. Үзенең ялкынлы сүзе, шигырьләре белән тоткынлыктагы солдатларны туган илне яратырга, Бөек Җиңүгә өлеш кертергә...
    Реклама