Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • 24 сентябрь 2014 яңалыклары

    • 24 сентябрь 2014 - 07:52
      Изге күңеллеләр ярминкәсе
      Мәгълүм булганча, быел җәй шәһәребезгә Ростов өлкәсеннән качак статусы алган 200дән артык украин кешесе килде. Аларның 58е - балалар. Хакимият ярдәме белән, вакытлыча булса да, аларның торак мәсьәләсе хәл ителде, 400гә якын эш урыны булдырылды. Әйтергә кирәк, ярдәм чаралары әле бүгенге көндә дә дәвам итә. Шунысы куанычлы - хәйрия эшләренә...
    • 24 сентябрь 2014 - 07:45
      Безнекеләр кабат “ГОЛОС”та
      Беренче каналда бара торган "Голос" проекты өченче сезонын башлады. Татарстан җырчылары елдан-ел тамашачыны да, жюрины да гаҗәпкә калдыра. Узган җомга тапшыруында Казан егете Александр Альбертка жюри әгъзаларының барысы да борылды. Ул итагатьле генә: "Хатын-кызга каршы килә алмыйм", дип, Пелагияне сайлады. Александр күз яшьләрен тыя алмыйча, әнисенә рәхмәт укыды. "Хатыным бала...
    • 24 сентябрь 2014 - 07:37
      Бакча сезоны ябыла
      1 октябрьдән бакчачылык ширкәтләренә йөрүче автобуслар өчен сезон ябыла. Ташламалы йөрүче бакчачылар талоннарыннан сентябрь тәмамланганчы гына файдалана ала. Октябрь башыннан автобуслар пассажирлар җыелуга карап, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә генә йөриячәк.
    • 24 сентябрь 2014 - 07:29
      Олимпиадалар башлана
      Мәктәп укучыларының фәннәр буенча бөтенроссия һәм республика олимпиадаларының беренче этабы башлана. Анда Татарстан мәктәпләрендә укучы 5-11нче сыйныф укучылары катнаша ала. 2014-2015 уку елында мәктәп олимпиадаларында төп үзгәреш шул: 21 фән буенча бөтенроссия һәм 9 фән буенча республика олимпиадаларында бердәм биремнәр булачак. Мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадаларының барлык этапларын оештыру һәм үткәрүне...
    • 24 сентябрь 2014 - 07:21
      Николай ОЗЕРОВ: “Кешеләргә карата рәхимле булырга, аларга фәкать яхшылык кына эшләргә кирәк!”
      Данлыклы спорт комментаторы, СССРның атказанган спорт мастеры Николай Озеров Чаллыга 1993 елның февралендә килгән иде. Ул "КАМАЗ" футбол клубы уенчылары белән очрашты һәм автомобиль узышларында катнашты. Аның фикерләрен, котлауларын ишетү спорт уеннарына яңа төсмер бирде. Сәламәтлеге бик үк яхшы булмаса да, ул безнең белән очрашып сөйләшергә вакыт тапты. Хәзер сезгә...
    • 24 сентябрь 2014 - 06:35
      Чаллыда роботлар җыячаклар
      Чаллыда Япония Fanuc роботлар җитештерү компаниясенең Россиядәге беренче вәкиллеге ачыла. Әлегә офислар икәү генә булачак һәм икенчесен Мәскәүдә ачарга җыеналар. Японнарның Яр Чаллыны сайлавы очраклы гына түгел. Кама төбәгендәге иң мөһим сәнәгать үзәге буларак, өстенлек безнең шәһәргә бирелгән.
    • 24 сентябрь 2014 - 06:22
      “Tatar-IT” – татарча өйрәтә
      77нче гимназиянең 10нчы сыйныф укучылары Кирилл Кислов һәм Антон Питимиров Татарстан мәктәпләре укучыларына татар теле өйрәнүдә ярдәм итүче "Tatar-IT" дигән үз сайтларын булдырганнар. Ул декабрь аеннан эшли башлар, дип ышандыра гимназистлар. Барысы да гади генә башланган. Кирилл Кисловның татарча сөйләшергә өйрәнәсе килгән. Укытучысы Ирина Некрасова гимназистка, программалаштыруны яхшы белгән дуслары...
    • 24 сентябрь 2014 - 06:21
      Бүлек таркатыла
      ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин Чаллыда законсыз наркотиклар әйләнешенә каршы көрәш бүлеген таркату турында карар кабул итте. Үзгәрешләр Эчке эшләр идарәсенең башка бүлекләренә дә кагылырга мөмкин. Әлеге карар 15 сентябрьдә Чаллының наркотиклар әйләнешенә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре белән булган вакыйгаларга (бүлекнең 6 хезмәткәре наркотиклар белән тотылган) бәйле, дип...
    • 24 сентябрь 2014 - 06:00
      Документларны кайда кабул итәләр?
      Бүгенге җылылык субсидияләрен терки торган пунктларга көнгә 15 мең 460 кеше мөрәҗәгать итте. Барлыгы 80 меңнән артык чаллылы кабат теркәү узарга тиеш. "Эш график буенча бара. 15 сентябрьдән 15 октябрьгә кадәр чорда 24 мең кешенең документлары кабул ителәчәк. Моңа кадәр әлеге пунктлар графиктан тайпылышсыз эшләде. Бәхәсле очраклар булмады. 9 меңгә...
    • 24 сентябрь 2014 - 05:48
      “Ефәк юлы” ачылды
      Чаллыда "Ефәк юлы" сәүдә комплексы ачылды. Дөресрәге, аның беренче чираты эшли башлады. Чаллылылар телендә кытай базары дип йөртелүче 20 мең кв. метр мәйданлы бу комплекс тулысынча октябрь аенда хезмәт күрсәтә башлаячак. Республика җитәкчелеге катнашында "Ефәк юлы"н тантаналы ачу да шул вакытка планлаштырыла. Яңа сәүдә комплексында 50ләп эшмәкәр - руслар, кытайлылар...
    • 24 сентябрь 2014 - 05:07
      Сынатмадык
      Шәһәрдәшләребез өчен спорт соңгы елларда яшәү рәвешенә әйләнде дисәк, һич ялгыш булмас. "Татарстан кроссы" нда да зур активлык күрсәтте чаллылылар. Анда быел 43818 кеше катнашты. Көн салкынча булуга карамастан, узган шимбәдә олысы-кечесе Яңа шәһәрдә "Яр буе" паркы мәйданына, ГЭС бистәсендә "Ял паркы"на җыелды. Ярышлар башланганчы, күпләр күңелле шаулашып, старт урынына...
    • 24 сентябрь 2014 - 05:04
      Автомобильдән баш тартып
      22 сентябрьдә бөтен дөньяда Автомобильсез йөрү көне акциясе үткәрелде. 1973 елдан алып, ел саен уздырыла торган бу акция җәяү һәм велосипедта йөрүне, җәмәгать транспортыннан файдалануны, шулай ук җәяү барырлык эш һәм ял итү урынын сайлау бергәлеген үстерүне пропагандалый һәм кешеләргә ягулык куллана торган транспорт чараларыннан бер көнгә генә булса да...
    • 24 сентябрь 2014 - 04:39
      Зур өметләр баглыйбыз
      Чаллыга яңа җитәкче килде. Васил Шәйхразиевның Казанга югары урынга эшкә күчүе сәбәпле, шәһәр хакимиятендә үзгәрешләр булды. Аның урынын тиздән республикабызның урман хуҗалыгы министры булып эшләгән Наил Гамбәр улы Мәһдиев алачак. Әлегә ул башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде. Закон буенча шулай: башкарма комитет җитәкчесе дәрәҗәсен үткәч кенә хаким булып...
    Реклама