Шəhри Чаллы

23 ноябрь 2016 яңалыклары

  • 23 ноябрь 2016 - 15:52
    Салават Фәтхетдинов кеше концертларына йөрергә яратмый, ә бу юлы килгән…Кемгә?
    Казанда Салават Миңнеханов белән Гүзәлемнең «Син һәм мин» исемле грандиоз концерты үтте. Тере музыка уен кораллары белән оештырылган тамаша татар эстрадасында моңарчы булмаган интерактив музыкаль шоу форматында узды. Сәхнәдәге үзенчәлекле ут бизәлеше бу матур тамашаны тагын да тулыландырды. Концертны тамаша кылырга Татарстанның халык артистлары Салават Фәтхетдинов, Зәйнәб Фәрхетдинова да килгән...
    739
    0
    0
  • 23 ноябрь 2016 - 15:32
    Рифкать Миңнеханов яңа вазифага билгеләнде
    "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" дәүләт бюджет учреждениясе җитәкчесе итеп Рифкать Миңнеханов билгеләнде. ТР Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ бинасында ТР Премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров Рифкать Миңнехановны әлеге вазифага рәсми рәвештә тәкъдим итте. Шамил Гафаров әйтүенчә, "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" дәүләт бюджет учреждениясенә шулай ук "Татарстан Республикасы юл хәрәкәте куркынычсызлыгы фәнни һәм мәгариф программаларын...
    689
    0
    0
  • 23 ноябрь 2016 - 12:07
    Кондуктор җырлап пассажирларны шаккатырган (видео)
    Түбән Камада 111 трамвай пассажирлары белән кызыклы вакыйга була. Аларны кондуктор "Листья желтые" җырын башкарып таң калдыра. Билет бирүчегә трамвайда гармунын алып кайтып баручы ир-ат кушылып уйный. Талантлы кондукторның чыгышын сез дә карый аласыз. Видео
    709
    0
    0
  • 23 ноябрь 2016 - 11:50
    Котырган мәче 7 кешене тешләгән
    Мәскәү өлкәсендә котыру чире йоктырган мәче 7 кешене тешләгән һәм тырмаган. Аны хуҗалары җәй көне бакчага үзләре белән алган булганар. Песигә прививка ясалмаган. Октябрь аенда шәһәргә кайткач мәче үзен сәер тота башлагач, аны хуҗабикә үз белдеге белән дәвалаган.Нәтиҗәсе күренмәгән. Агессив котырган хайван кешеләргә ташлана торган булып киткән. Ул зыян салган...
    573
    0
    0
  • 23 ноябрь 2016 - 11:41
    Президент РФ Владимир Путин подписал Федеральный Закон о единовременной выплате российским пенсионерам в размере 5 000 рублей
    Россия Президенты Владимир Путин пенсионерларга бер тапкыр бирелә торган 5 000 сум түләүгә бүген кул куйды. Аны һәрбер пенсионер 2017 елның гыйнварында алачак. Президент РФ Владимир Путин подписал Федеральный Закон о единовременной выплате российским пенсионерам в размере 5 000 рублей. Денежная выплата будет осуществлена в январе 2017 года гражданам, постоянно...
    813
    0
    0
  • 23 ноябрь 2016 - 11:39
    Вегетарианлык: файдамы әллә зыянмы?
    Авылда күңелле мәшәкатьләргә бай сугым чоры башлана. Майлы калҗалар, каз ботлары шәһәрдәгеләрнең табыннарында да ешрак күренә. Тук эчәкле, бүтәкәле бәлешләрне барыбыз да сагынган. Әмма безнең арада шундый ризыклардан да баш тартучылар бар. Сирәк, әмма бар. Кем хаклы - ит яратучылармы, әллә аның урынына кәбестә-кишер кимерүче вегетарианнармы?
    753
    0
    0
  • 23 ноябрь 2016 - 11:35
    «Ел гаиләсе» Бөтенроссия бәйгесе җиңүчеләре арасында Чаллыдан Дилүзә һәм Руслан ХӘБИЕВлар да бар!
    «Ел гаиләсе» бәйгесе быел Россиядә беренче тапкыр үткәрелде. Оештыручылар әйтүе буенча, аның төп махсаты - гаиләнең дәрәҗәсен күтәрү, гаилә кыйммәтләрен саклау. тулырак http://syuyumbike.ru/yanalyklar/?id=3462
    717
    0
    0
  • 23 ноябрь 2016 - 11:24
    Наил Мәһдиев Мәскәүдә эшлекле форумда
    Чаллы хакиме Наил Мәһдиев Мәскәүгә китте. Ул анда IV Халыкара энергияне янга калдыру һәм энергияне эффектлы куллану, энергитека тармагын үстерү ENES-2016 форумында катнаша. Бу эшлекле сөйләшүдә Россия һәм чит дәүләтләрдән килгән шәһәр хакимнәре энергия мәсьәләсендә үз тәҗрибәләре белән уртаклашалар, бу өлкәдә тагы нинди файдалырак һәм арзанлы яңалыклар кертеп була, барысы...
    655
    0
    0
  • 23 ноябрь 2016 - 11:20
    Бәйгедә катнашыгыз!
    Хөрмәтле шәһәрдәшләребез, "Шәһри Чаллы" газетасы чираттагы бәйге игълан итә. Анда җиңүчене татар эстрадасы йолдызы Фирүзә Сибгатуллинаның концертына чакыру билеты көтә. Бәйгедә катнашу өчен "Шәһри Чаллы"ның ВКонтакте рәсми төркемендә теркәлергә һәм әлеге язмага репост ясарга кирәк. Танылган җырчы шәһәребезнең "Энергетик" мәдәният сараенда 7 декабрьдә 19:00 сәгатьтә чыгыш ясаячак.
    0
    0
    0
  • 23 ноябрь 2016 - 11:03
    Яңа рейс
    «Төрекмән һава юллары» декабрьдән Ашхабад белән Казан арасында очышлар башлый, дип хәбәр итә җирле матбугат чаралары. Boeing-737-800 очкычы һәр чәршәмбе һәм якшәмбе көннәрендә очачак. Тугандаш республиканың һава ширкәте Тәһран белән Миланга да даими рейслар ачарга җыена.
    0
    0
    0
  • 23 ноябрь 2016 - 10:58
    Түзмәгән
    Татарстаннан гаскәргә алынган Михаил Егоров Мәскәү янындагы 31134нче хәрби частьтән качып китәргә мәҗбүр булган. Узган атнада ул Казан гарнизонының хәрби-тикшерү бүлегенә үзе килеп, әлеге частьнең өч хәрбиенә карата җинаять эшен кузгатуны сорады, дип белдерә «Зона права» хокук яклау оешмасы. 25 яшьлек солдат әйтүенчә, октябрь башында күрше батарея командиры аның башына...
    686
    0
    0
  • 23 ноябрь 2016 - 10:50
    Тагы бер спорт корылмасы төзелә
    Яр Чаллыда "Гренада" паркында ике катлы спорт корылмасы төзелә башлады. Аның беренче этажында кече футбол уйнау залы булса икенче катында тренажер кабинетлары урнашачак."Арена" админстратив-спорт корылмасын 2017 елның декаберенә төзеп бетерергә уйлыйлар. Белгәнебезчә "Гренада" парокында стадион, спорт мәйданчыклары һәм бассейн бар, яңа бина да шуларның барысын да эченә алган бердәм комплексны...
    687
    0
    0
  • 23 ноябрь 2016 - 10:46
    Хәния ФӘРХИ: “Туганлык хисләрен акчага алыштырып булмый”
    Татарстанның халык артисты, 16 тапкыр "Алтын барс" премиясенә лаек булган җырчыбыз Хәния Фәрхи-Биктаһирова илебезнең татарлар яшәгән төбәкләренә гастрольләргә йөри. 30 елдан артык сәхнәдә ул. Кайда гына чыгыш ясаса да, тамашачы аның һәр җырын алкышларга, ә үзен чәчәкләргә күмә. Шушы көннәрдә ул туган ягы Башкортстанда һәм Ырынбург өлкәсе шәһәрләрендә чыгыш ясап,...
    691
    0
    0
  • 23 ноябрь 2016 - 10:13
    Акча сорасалар шикаять юллагыз
    Мәктәп директорларына, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре мөдирләренә акча бирүне туктатыгыз, - дип мөрәҗәгать итте министр ата-аналарга. Соңгы мәгълүматлар буенча, быел дәүләт хезмәтендәге кешеләрнең ришвәт алуы узган елгы күрсәткечләреннән дүрт тапкырга артыграк теркәлгән. Алар арасында авыл җирлекләре башлыклары, хезмәт күрсәтү, мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәсендәге ришвәт очраклары да бар.
    488
    0
    0
  • 23 ноябрь 2016 - 10:08
    Ярдәм күләмен киметергә ярамый!
    Атна башында Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина Чаллыга эшлекле сәфәр белән кайтты. Депутат автокаланың төрле предприятиеләрендә булды. Шуларның берсе "РариТЭК" җаваплыгы чикләнгән җәмгыяте иде. Бүген Россия Дәүләт Думасында иң әһәмиятле вакыйгаларның берсе - депутатлар 2017-2019 елларга ил бюджетын кабул итәләр.
    709
    0
    0
Реклама