28 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
28 гыйнвар 2017 - 15:46Әче, дип кычкыртканым юк.Мәчеттә гыйбадәт кылучы дусларым арасында яшь җырчы Салават Миңнехановны күргәч, намазга күптән бастыңмы, дип кызыксынмый булдыра алмадым. Сер түгел, бу хәл артистларның сәхнә тормышына тәэсир итми калмый. Муллаларыбыз белән чагыштырганда, җырчыларның тыңлаучысы күбрәк, аудиторияләре зуррак бит. Шуңа күрә Салаватның фикерләре укучыларыбызда кызыксыну уятыр дип уйлыйм.
-
28 гыйнвар 2017 - 08:04Чаллы IT-паркының элеккеге җитәкчесе Рамил Ибраһимов эше буенча суд утырышы вакыты билгеләндеДүшәмбе, 30 гыйнварда, Идел буе округы хәрби суды Рамиль Ибраһимовның җинаять эшен карауга керешә, ул "терроризмны ачыктан-ачык яклауда" гаепләнә. Бу хакта Идел буе округы хәрби суды матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
28 гыйнвар 2017 - 07:59Гаилә әгъзасын беренче тапкыр кыйнау өчен каралган җинаять җаваплылыгы гамәлдән чыгарылдыДәүләт Думасы бүген өченче укылышта гаиләдә кыйнаулар очрагы беренче тапкыр теркәлгәндә, аны җинаять дип түгел, ә административ хокук бозуга кертеп карау турында закон проекты кабул итте. Икенче һәм аннан соңгы очракларда ул җинаять дип танылачак.
-
28 гыйнвар 2017 - 07:38Көчле ханымПермь өлкәсендәге Жуланово поселогында бер хатын, күршеләренең баласын янгыннан коткару өчен, куллары белән тәрәзәдәге тимер рәшәткәне каерып алган. Күршеләрнең өе яна башлагач, 53 яшьлек хатын шунда таба йөгергән һәм тәрәзәдән чыгарга теләгән җиде яшьлек малайны күреп алган.
-
28 гыйнвар 2017 - 07:12Мөфти сайлаячакбызТатарстан мөселманнарының Диния нәзарәтендә республика мөфтие вазифасына кандидатлардан документлар кабул итү башланды. Мөфти вазифасын дәгъвалаучы кеше «намуслы, вөҗданлы булырга, бернинди дә сәяси фиркадә тормаска, ямьсез гамәлләр кылмаска, хөкемгә тартылмаган булырга тиеш» диелгән мөфтиятнең сайтында. Кандидатның дини һәм дөньяви белеме, биш ел дәвамында дини оешмада җитәкчелек иткән булуы да мөһим. Сайлау...
-
28 гыйнвар 2017 - 07:07Аз керемлеләрне бушлай ашатачакларСәламәтлек саклау министрлыгы Русиядә аз керемле гаиләләр өчен сәламәт ризыклар тәкъдим ителә торган ашханә ачарга уйлый. Ашау бушлай булачак. Әлеге тәкъдим 2025нче елга кадәр исәпләнгән «Сәламәт яшәү рәвешен булдыру» стратегиясендә күрсәтелгән, дип яза ТАСС.
-
28 гыйнвар 2017 - 07:02Ярдәмсез калаларРусия Дәүләт Думасы сугыш балаларына социаль ярдәм күрсәтү турындагы өч альтернатив проектны кире какты. Үзгәрешләр КПРФ, «Гадел Русия» фиркаләре һәм Татарстан Дәүләт Шурасы тарафыннан тәкъдим ителгән иде. Татарстан проектын 450 депутатның 108е генә хуплаган.