21 февраль 2022 яңалыклары
-
Владимир Путин Россиянең ДНР һәм ЛНР бәйсезлеген тануы турында карарны имзалады
Бүген Денис Пушилин һәм Леонид Пасечник Путинга ДНР һәм ЛНР бәйсезлеген тану үтенече белән мөрәҗәгать итте.
-
Владимир Путин ДНР һәм ЛНРны тануга бәйле карар бүген кабул ителәчәген әйтте
Иминлек советы киңәшмәсендә Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы Сергей Лавров, оборона министры Сергей Шойгу, Премьер-министр Михаил Мишустин һәм советның башка әгъзалары катнашты.
-
Россиядә Донецк һәм Луганск өлкәләреннән эвакуацияләнгән кешеләр өчен "Ярдәм картасы" эшли башлады
Эвакуациягә эләккән кешеләр үзләренә яшәргә чакыручыларны таба алачак.
-
Намазлы кешегә хәмерле мәҗлескә барырга ярыймы?
Соңгы елларда аракысыз туй һәм юбилей мәҗлесләре уздыру күркәм гадәткә әйләнеп бара. Әмма ислам кануннары буенча яшәмәүчеләр дә очрый бит. Намаз укыган кешегә спиртлы эчемлекләр кулланылган мәҗлесләрдә катнашу килешә торган гамәл булмаса да, чакыручының шатлыгын урталашу, аның кәефен төшермәү өчен булса да, барырга ярыймы?
-
Компьютер уеннары рөхсәт ителәме? (Дин әһелләре фикере)
Бүгенге көндә балаларның гына түгел, ә хәтта зурларның да озак итеп компьютер артында утыруларын, төрле сугыш уеннары белән мавыгуларын күзәтергә була. Бу дин тарафыннан рөхсәт ителәме?
-
Бюджет ничек үтәлгән?
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, финанс идарәсе башлыгы Светлана Мөлекова 2021 елга шәһәр бюджеты үтәлеше турында сөйләде.
-
296 кеше эшкә урнашкан
«Кадрлар эше» үзәге җитәкчесе Татьяна Быданова әйтүенчә, ел башыннан үзәккә эшкә урнаштыруда ярдәм сорап, 556 кеше мөрәҗәгать иткән.
-
Ташу вакыты бәла-казалар китермәсен
Шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев язгы ташуга каршы әзерлек эшләрен хәзердән үк башларга киңәш итте. Быел кар нормадан ике тапкыр артык яуды. Көннәр җылытып, кар кинәт эри башласа, шәһәрдә ниләр буласын күз алдына китерү дә кыен.
-
Чаллы драма театры директоры: "Ринатның авыруы сизелмәде"
Башкарма комитетның җәмәгатьчелек белән эшләү идарәсе фотографы Ринат Шәйхитов 20 февральдә кич кинәт вафат булды. Вафатына 4 сәгать кала ул үзенең 39 градус температура белән авыруы турында пост куйган булган. Шимбә көнне Чаллы татар дәүләт драма театрында күргәзмә ачу тантанасыннан фоторепортаж ясаган.
-
Тынычланырга иртә: узган атнада коронавирус белән авыраучылар саны - 3129 кеше
Шәһәр хакимиятендә узган дүшәмбе киңәшмәсендә Роспотребнадзорның Чаллы буенча идарә башлыгы Илгизәр Бариев әйтүенчә, бер атна эчендә чирләүчеләр саны 1,5 мәртәбә артып, 3129га җиткән.
-
Чаллы әдипләрен Казанда бүләклиләр
Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе инициативасы белән игълан ителгән әдәби конкурс комиссиясе өч номинациядә иң яхшы әсәрләрне билгеләде. Әлеге конкурс җиңүчеләрен бүген, 21 февраль көнне, сәгать 11дә Казанда бүләклиләр.
-
Корица – бакчачыга ярдәмче
Корица, пешекчеләргә генә түгел, бакчачыларга да кирәк. Аның файдасын белүчеләр бу тәмләткечне гел кул астында йөртә.
-
Равил Сабыр: «Фәхрине үтереп ташладылар»
Ябык әдәби конкурста җиңүче өчлеккә кергән Равил Сабырның «Фәхрине үтереп ташладылар» романы жюри әгъзаларының яхшы бәясен алды. Бүгенге көн турында заманча әсәр, милли проблемаларга яңача караш, яңача фикерләү, яңа сурәтләү чаралары, бик кызыклы язу манерасы, бар диделәр. Җыеп әйткәндә, татар әдәбиятында «яңа сүз» дип бәя бирделәр. Шул ук вакытта, шундый житди романның җиңел укылуы, детектив кебек мавыктыргыч булуы да игътибарга лаек.
-
Ринат Шәйхитов: “Хыялым - күләмле һәм кызыклы проект эшләү” (Чаллы мэриясе фотографы истәлегенә)
Башкарма комитетның мәгълүмат сәясәте һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе белгече Ринат Самситдинович турында “Үз эшен җиренә җиткереп башкаручы, профессионал, “Кечкенә дә төш кенә”, - диләр. Идарә башлыгы Римма Мөхәммәтҗанова хезмәткәре белән горурланып: “Ринат бик тырыш, җитез, максатчан, уңышка омтылучы хезмәткәребез. Аны ютубтан 7 миллион кеше карый”, - диде.
-
Чаллы мэриясенең фотографы Ринат Шәйхитовны соңгы юлга озату вакыты билгеле
Чаллы хакимияте матбугат хезмәтенең яшь хезмәткәре — фотограф Ринат Шәйхитов вафат булганын кичә, 20 февральдә, хәбәр иткән идек. Үлеме турындагы хәбәр фотографның Instagram социаль челтәрендәге битендә, шулай ук Чаллының мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе башлыгы Римма Мөхәммәтҗанованың шәхси аккаунтында бастырылган иде.