Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Компьютер уеннары рөхсәт ителәме? (Дин әһелләре фикере)

Бүгенге көндә балаларның гына түгел, ә хәтта зурларның да озак итеп компьютер артында утыруларын, төрле сугыш уеннары белән мавыгуларын күзәтергә була. Бу дин тарафыннан рөхсәт ителәме?

Мөселман кешесе хәрам эшләрдән тыелырга һәм дөньясы яки ахирате өчен файдасыз булган гамәлләрдән ерак булырга тиеш. Әгәр шушы уеннар аның Аллаһка гыйбәдәтенә (намаз, Коръән, зикер, ураза...), гаиләсендә үз бурычлары, вазыйфасына зыян китерә икән, ул хәрам хөкеменә менә, ди галимнәр. Мондый уеннарның кешене бәйлелеккә төшерү куркынычы зур икән, шулай ук динебез тарафыннан тыела. Әгәр дә якыннарыбыз арасында шушындый кешеләр бар икән, дога кылып, хикмәт белән аңлатырга тиеш булабыз.

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы